Янгыннан сакланыгыз!
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы
Агымдагы елның 22 гыйнварында 18 сәгать 47 минутта Олы Әтнә авылы, Яшьлек урамы, 58 йорт адресы буенча мунча яну турында хәбәр керде.
Мунча торак йортка янкормаланган. Янгын нәтиҗәсендә мунчаның эчке өлеше өлешчә янып беткән. Янгын сүндерү бүлекчәләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә торак йорт зыян күрмәде. Янгынның сәбәбе – мунча җылыту миченең төтен чыгару юлын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Шуңа да кисәтеп узасы килә, кышкы чорда янгыннарның төп сәбәпләре булып төтен чыгару юлларының һәм җылыту мичләренең дөрес куелмавы, мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, җылыту миченең кайнавы, ягыла торган мичләрнең караусыз калуы тора. Җылыту мичен һәм төтен чыгару юлын монтажлаганчы, шул исәптән сэндвич торбадан, бу мичләрне һәм сэндвич торбаларны сатучыларга түгел, ә белгечләргә мөрәҗәгать итегез, чөнки аларны еш кына бу өлкәдә нинди дә булса белеме булмаган кешеләр сата.
Шуңа бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен искә төшерә.
Мичләрне һәм төтен чыгару урыннарын вакытында ремонтлагыз, шулай ук мичләрне сезонлы карап чыгыгыз. Мичне яндырганда җиңел кабынучан һәм янучан сыеклыклар кулланмагыз. Мич ишекләре бикле булсын. Мич алдында утын, кәгазь, чүп-чар сакламагыз. Мич алдындагы идәнгә 50х70 см зурлыктагы тимер калай куелырга тиеш. Исегездә тотыгыз: кайнар мичкә якын итеп киптерү өчен өелгән утын өеме, кием-салым һәм яна торган башка әйберләр янып китәргә мөмкин. Янгынга каршы өлеш (төтен каналының яисә мичнең эчке өслегеннән түшәмнәрнең һәм стеналарның яну мөмкинлеге булган конструкцияләренә кадәр ара) кимендә 50 см булырга тиеш. Әгәр агач конструкцияләр төтен юлына терәлеп торса, өстәмә рәвештә табаклы асбест белән чолгасаң, кирпеч өлешенең калынлыгы 38 см-га кадәр киметелергә мөмкин.
Үзегезне һәм йортыгызны саклагыз!
Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев