Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Язгы каникуллар башлана

Мәктәп укучыларын язгы каникуллар көтә.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, янгын күзәтчелеге бүлеге әти­ ­әниләргә, балаларга гади кагыйдәләрне искә төшерә.

Балалар өйдә үзләре генә калганда, буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Йортларыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Иң яхшысы – янгын чыкканны белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. 

Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез. Кызганычка каршы, соңгы вакытта балалар үлеменә китергән янгыннар күзәтелә.

Өйдә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата алсын.

Балаларыгызга янгын вакытында өйдә (фатирда) качарга ярамаганлыгын, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев