Җинаять җаваплылыгы да каралган
Исегезгә төшерәбез, тиздән Республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк.
Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, хуҗа кеше торак пунктларда урнашкан җир кишәрлекләрен (шулай ук җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар), бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиешләр.
Торак пунктлар территорияләрендә табигый янгыннарны булдырмау максатыннан аның тирәсендә кимендә 10 метр киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырырга киңәш ителә. Урманнар һәм урман посадкалары тирәсендә шулай ук минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Су белән тәэмин итү чыганакларын да тикшерергә һәм тәртипкә китерү зарур.
Оешма җитәкчеләре саклау объектларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне, шул исәптән саклау объектлары арасында, ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, таралардан һәм коры-сарыдан чистартуны тәэмин итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, тиздән Республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урманнар яну куркынычы булган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү дә тыела.
Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев