Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Йортыңны янгыннан сакла!

Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда килеп чыга.

Нәтиҗәдә кешеләр һәлак була, милек юкка чыга. Күбебез хәтта янгын без яшәгән йортта килеп чыгар дип уйламыйбыз да. Һәм бик тә ялгышабыз! Истә тотарга кирәк, янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен йортта «огнетушитель» һәм «извещатель» булдырырга кирәк. Янгын «извещателе» сезне көндезге һәм төнге вакытта янгын чыгуы  турында  кисәтә, ә «огнетушитель» ярдәмендә зур булмаган янгынны үз көчегез белән сүндерә алачаксыз.
Түбәндәге кагыйдәләрне үтәмәү куркыныч:
– Изоляциясенә зыян килгән электр җай­лан­мала­рын куллану;
– Электр җиһазларын  ток­ка тоташтырган  килеш күзәтүсез калдыру;
– Электр челтәренә зур электр көчәнеше таләп итүче җиһазлар тоташтыру;
– Үзлектән  җылыту приборлары ясау;
–  Электр челтәренә  берьюлы  берничә көнкүреш приборы тоташтырып, артык көчәнеш ясау;
– Электр җиһазларын монтажлау эшен мөстәкыйль рәвештә башкару;
– Кечкенә балаларны йортта күзәтүсез калдыру.
Электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм янгын чыгуны кисәтүче билгеләр: электр вилкалары һәм розеткалары яну, көйгән резина исе чыгу. Көчәнеш артса, ут чыбыклары кызып, үзенчәлекле резин исе чыгарып “сигнал бирәләр”. Соңыннан изоляциясе кабына һәм янындагы предметларны  яндыра башлый. Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә, өйдән кешеләрне чыгарырга,  янгын турында коткару бүлекләренә “01”,”101”,”112” телефон номерлары аша хәбәр итәргә кирәк.  
Үз вакытында электр үт­кәр­­гечләрен алыштырып то­рыгыз һәм һәрвакыт  янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләрен  үтәгез, үз балаларыгызга үрнәк булыгыз.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев