Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Исеңдә тот

Соңгы вакытта экстремистлык, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан, радио-телевидение аша еш ишетергә туры килә. Бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.

Шуңа да гади кагыйдәләрне онытмаска кирәк. Үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы гына сорала. Районыбыз халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән «02» яки «112» номерына шалтырату кирәк. Моннан тыш, җәмәгать һәм эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев