Кар түбәне басарга мөмкин
Агымдагы ел башыннан бирле, кар ява. Баштарак кар аз булыр кебек тоелса да, табигать үзенекен итә.
Кар басу куркынычын кисәтү максатыннан, белгечләр район халкын кисәтә.
– Көчле кар яву һәм катлаулы һава торышы нәтиҗәсендә каралты-кура һәм бина түбәләрендә кар җыелу куркынычы бар. Күп һәм тыгыз кар түбәләрнең деформациясенә һәм ишелүенә, боз һәм кар катламнарының төшүенә китерергә мөмкин. Бу исә кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, шулай ук мөлкәтнең сакланышына турыдан-туры куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очракларын һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистарту чараларын күрергә кирәк, – диде 108 янгын сүндерү бүлегенең каравыл җитәкчесе Габделнур Абдуллин.
Зыян килгәнче, вакытында чарасын күрсәк, яхшырак булыр. Түбәгә менгән очракта да, саклык чараларын күрергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев