Коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелде
Коррупциягә каршы тору турындагы законнарга кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм аларның якыннарының акчаларын һәм Мөлкәтен контрольдә тоту өзлексез булачак һәм «Посейдон» дәүләт системасын куллану аша реаль вакыт режимында гамәлгә ашырылачак.
Хезмәткә кергәндә, вазыйфага билгеләнгәндә, кадрлар резервына күчерелгәндә яисә кертелгәндә декларация тапшыру зарурлыгы сакланып калган. Законнар нигезендә хезмәткәрләр законда билгеләнгән хәлләр килеп чыкканда да мондый белешмәләрне бирергә тиеш. Мәсәлән, бәясе дәүләт хезмәткәре гаиләсенең гомуми өч еллык кеременнән артып киткән мөлкәт сатып алганда.
Система контрольдә тотылучы затның финанс яисә милек хәлендәге теләсә нинди үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны өзлексез алырга һәм шулай ук коррупцион хокук бозуларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк (җинаять эше кузгату, коррупционерның һәм аның даирәсенең законсыз тупланган мөлкәтен тулысынча конфискацияләү).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев