Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Көзге каникуллар да килеп җитте

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана. Шул уңайдан, әти-әниләрне бә­хетсезлек очракларыннан кисәтү максатыннан берничә кагыйдәне исләренә төшереп үтәсе килә.

Иң беренче чиратта, ба­ла­ларыгызның буш вакыт­ла­рында нәрсә белән шө­гыльләнүен контрольдә тотыгыз. Үзегезнең йортыгызда янгынга каршы торышны һәрдаим күзәтеп торыгыз. Ут хәвеф-хәтәреннән сак­лану өчен йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут­сүндергечләр сатып алырга, шулай ук электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә ки­ңәш ителә. 
Балалар белән һәр­даим аңлату әң­гә­мәләре үт­кәре­гез, га­дәт­­­тән тыш хәл­ләр­дә үз-үзеңне тоту ка­гый­­­дәләрен кабат ис­лә­ренә төшерегез. 
Өйдә күзгә күренеп торган урыннарда ашыгыч ярдәм хезмәтләре телефон номерларын урнаштырыгыз. Әлбәттә инде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балаларыгыз әлеге номерлардан шалтырата белергә дә тиешләр. 
Балаларга ут белән шаяруның никадәр куркыныч булуы турында ешрак исләренә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын  карауны  беркайчан да йөкләмәгез. 
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «101»,  «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев