Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Кукмара кешесе мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән

Ниндидер таныш түгел кеше зыян күрүченең телефонына шалтырата һәм, үзен кәрәзле элемтә компаниясеннән дип таныштырып, тарифның үзгәрүен, шәхси кабинетта тикшерү узарга кирәклеген җиткерә.

Өлкән яшьтәге кукмаралы үзенең вкладындагы 3 миллион 121 мең сум акчаны мошенникларга күчергән.  Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, ниндидер таныш түгел кеше зыян күрүченең телефонына шалтырата һәм, үзен кәрәзле элемтә компаниясеннән дип таныштырып, тарифның үзгәрүен, шәхси кабинетта тикшерү узарга кирәклеген җиткерә. Шуннан соң райондашыбызга төрле оешмалардан СМС-хәбәрләр килә. Алга таба кабат хәбәргә чыгып, мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуын әйтәләр. Беркатлы ир-ат боларның сүзләренә ышана һәм шалтыратучылар нинди операция башкарырга куша, шуны эшли.

Кырыгалдарларның тозагына төшкәннән соң, ул, полиция хезмәткәрләре янына килеп, түбәндәгеләрне сөйли:

«Чираттагы шалтыратучы үзен Мәскәү полициясеннән дип атады: „Сезнең исемгә чит-ятлар кредит рәсмиләштерергә җыена. Моңа юл куймас өчен, үзегезгә банкка барып, кредит алырга һәм аны имин счетка күчерергә кирәк“, — диде. Чираттагы хәбәргә чыгучы исә хатын-кыз иде. Исеме — Наталья. Банкның финанс бүлеге менеджеры икән. Ул да ир кеше әйткән сүзләрне сөйләде һәм: „Банк хезмәткәре кызыксына калса, кияүгә чыгарга җыенучы оныгыма (оныкның тулы исем-фамилиясе, әтисенең исеме белән әйтте) кирәк дип әйтерсез“, — диде, телефонның ватсап мессенджерына оныкның паспорт фотосын җибәрде. Наталья үзенең номерын „Внученька“ дип саклап куярга кушты. Банкның Кукмарадагы бүлекчәсенә бармакчы идем, „яңа таныш“ бу операцияне аннан түгел, Нократ Аланындагы банктан эшләүнең яхшырак булачагын җиткерде. Бардым, әмма Татарстан кешесе булганлыктан, шәхси кабинетка керү мөмкин булмавын, шуның өчен 3 миллион сумны башка счетка күчерә алмауларын әйттеләр. Өйгә кайткач та, мошенниклар белән аралашуымны дәвам иттем. Хатыным: „Телефон трубкасын куй, беркем белән сөйләшмә“, — дигәч тә тыңламадым. Мин гипнозланган хәлдә идем», — ди ул. 

Зыян күрүчегә мошенниклар икенче көнне кабат шалтырата. Наталья аңа Казанга барырга, юл уңаеннан Балтачка кереп, банк бүлекчәсенә сугылырга куша. Әлеге ир кеше машинада үзе генә була. Ул аларның сүзен тыңлый. Сөйләшү барышында «яңа таныш»ы аның процентларга салынган вклады барлыгын исенә төшерә. «2 миллион 800 мең сумны мин әйткән банк счетына күчерсәгез, акчаларыгыз югалмас», — дип тә куандыра. 

«Мин банк бүлекчәсенә килдем, хезмәткәрләргә акчаларымны башка счетка күчерергә теләвемне әйттем, оныкның паспорт мәгълүматларын күрсәттем. Вкладтагы акчаны күчердем, 5 мең сум комиссия алдылар. Шуннан соң Кукмарага кайтып киттем. Миңа кабат Наталья шалтыратты да, Кукмарадагы банкка кереп, калган акчаларны да күчерергә кушты. Банк бүлекчәсендә: "Акчаларны нинди максаттан аласыз?" — дип сорадылар. Мин, "яңа таныш"ым өйрәткәнчә, оныкның туена, дидем. Банкта бер хезмәткәр мошенниклык фактлары артты дип тә кисәтте. Тик менә мин генә аңа игътибар да итмәдем. Акчаны күчереп бетергәч, өйгә кайттым», — дип сүзен дәвам итә райондашыбыз.

Берничә көн үткәч кенә 70не узган ир үзенең ялган юл белән акча үзләштерүчеләр ятьмәсенә кабуын аңлый, әмма инде эш беткән була. Ул 3 миллион 121 мең сум акчасыннан колак кага. 

Менә шулай: мошенниклар мең дә берне белә. Әлеге райондашыбызның, чыннан да, оныгы бар, һәм ул Казанда яши икән. Эх, оныгына шалтыратып, аның белән бу турыда киңәшләшкән, шалтырату хакында сөйләшкән булса да бит... 

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев