Куркыныч маневрлардан сакланыгыз! - ЮХИДИ кисәтә
Якындагы тәүлектә Татарстанда һава шартлары кинәт начарланачак. Һава торышы бүген кич бозыла башлаячак.
30 март төнлә һәм иртәгә 31 мартта Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин.
Юл шартларының да начараюы көтелә: кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр бозлавык хасил итәчәк, томан, көчле җил көтелә, көчәйгәндә 20 м/с. кадәр җитәчәк.
Менә шул уңайдан Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе синоптиклар мәгълүматы буенча һава шартларының начарланган вакытта юлда хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен каралган юлга чыгу тыела. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешы белән бәйләнгән булырга тиеш. Балалар автомобильдә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры китереп йөртелергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кышкы шиннарны җәйнекенә алмаштырырга ашыкмаска чакыра һәм әйләнә-тирә һаваның уртача тәүлеклек температурасы Цельсий буенча 5-7 градустан югары булганда һәм җиде көн эчендә әлеге температура сакланганда гына резинаны алыштырырга кирәк, дип искәртә.
Дәүләт автоинспекциясе юлда авыр хәлдә калучыларның барысы да тәүлек буе 5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, дип искәртә.
Безгә бу хакта Әтнә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рамил Гәрәев хәтәр итә.
С.Мингатина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев