Куркынычсыз лагерь
Балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары да башланып китте.
Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен, ял лагерьларының балалар өчен иминлек кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.
Җаваплы затларга балаларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә, димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә кирәк. Ашыгыч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы затлар үзләрен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык тору зарур. Өлкәннәр балаларга үрнәк булырга тиеш. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм «огнетушитель» белән файдалана белергә тиешләр. Кайчагында, янгынар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуна курә, һәр билгеле урынында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәтен, шулай ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган элмә такталар булырга тиеш.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта беренче сүндерү эшләре башларга мөмкин. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.
Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары «01», «101», «112», Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры «2-20-01».
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев