Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Мошенниклар татарча беләме?

“Алло, здравствуйте, Это представитель...” шундый оешманың, яки банкның хезмәткәре дип таныш булмаган номерлардан шалтырату очракларына кем генә юлыкмады икән.

Кайвакыт таныш булмаган номерларны алмаска да тырышасың. Кайбер очракта бәлки кирәкле кешедер дип, алып куябыз шул. Менә шуннан башлана инде тамаша. Ниләр генә кыландырмыйлар мошенниклар. ФСБның яки банкның куркынычсызлык хезмәткәре дә булалар. Кайчак сезнең исемгә кредит алырга уйлыйлар, дип тә куркыталар. Ышанмаска тырышсак та, барыбер «эчкә корт» кереп кала.

Беркөнне танышыма ватсап аша таныш түгел бер номер шалтыраткан. “Мин моңарчы чит номерларга бөтенләй дә җавап бирми идем. Бу юлы банк логотибын күргәнгәме, алырга булдым, – ди ул. – Телефонның икенче очындагы хатын-кыз үзен банк хезмәткәре дип таныштырды да, телефонымдагы банк приложениесенә соңгы тапкыр кайчан керүем белән кызыксынды. Бер-бер артлы сораулар бирә башлагач, телефонымны өзеп куйдым. Берничә минуттан шул ук номер тагын шалтырата, шул ук хатын-кыз тавышы. Сөйләшү барышында телефонымны өзеп куйганым өчен сүгәргә тотынды. Телефонымны тагын сүндереп куйдым. Аннары башка шалтыратмады,” – дип мошенниклардан тиз арада котылуын әйтте ул. Ә менә соңгы вакытта таныш булмаган телефон номерларына татар телендә дәшеп караганыгыз бармы сезнең? Әлеге ысулны кулланучылар күбәеп киткән соңгы вакытта. Ялган шалтыратулардан котылырга булыша диләр.

Берьюлы да хезмәттәшемә банк хезмәткәре булып шалтыратканнар. “Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алдым да, татарча гына сөйләшергә булдым, – ди ул. – Телефонның теге очындагы тавыш: «Интернетыгыз начар эшли ахыры, тавышыгыз начар ишетелә, дип телефонны куйды», – ди ул елмаеп.

Хәер, әлеге очрак үзем белән дә булды. Бер ир кеше сәламәтлегемне тикшертү өчен бушлай медицина тикшерүе узарга чакыруын әйтте. Ә мин аңа: “Әйе, тыңлыйм, энем. Сөйләсөйлә”, – дип җавап бирдем.

 Ә ул исә: “Алло, алло, кажется со связью что­то произошло, вас плохо слышно”, – диде дә шалтыратуны өзеп куйды.

Сүзем шул: мошенниклар тозагыннан котыла алмый азапланган вакытта, бәлки үзебезчә, татар телендә әйтергә кирәктер аларга. Үзеңә кирәкле кеше синең белән сөйләшергә барыбер җаен тапмый калмас....

Тулырак газета битләреннән укый аласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев