Мошенниклардан сакланыгыз
Күп кенә кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, телефон яки интернет аша шалтыратып: «Сезнең банк картагызда проблема бар», «Сезгә акча күчерү» яки «Акчагызны урлыйлар» дип ялгыш мәгълүмат бирүчеләргә ышанып, үз акчаларын югалталар.
Алдаучылар, гадәттә, банк хезмәткәрләре яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып кыланалар, сезнең картагызның номерын, яраклылык срогын, CVC-кодын һәм телефонга SMS аша килгән кодны сорап алалар. Бу мәгълүматны алганнан соң, алар сезнең банк хисабындагы бөтен акчаны үзләштерәләр.
Кабат искәртәсе, бу хакта исегезгә төшерәсе килә: банк хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шалтыратып, сезнең картагызның тулы реквизитларын, ПИН-код, CVC-код, шулай ук SMS аша килгән кодларны сорамаячаклар.
Әгәр дә сезгә шундый шалтырату булса яки банк хисапларына кагылышлы куркыныч турында хәбәр ителсә, бу, һичшиксез, мошенниклар. Шунда ук телефонны куеп, банкның рәсми номерына шалтыратыгыз һәм хәлне ачыкларга тырышыгыз.
Әгәр дә сез ниндидер онлайн-сатучыга шикләнәсез икән, әйбер сатып алырга тырышмагыз.
Зур ташламалар, искиткеч тәкъдимнәр, «чикле вакыт өчен генә» дигән сылтамалар – болар барысы да сезне ашыктырып, уйламыйча карар кабул иттерү өчен кулланыла торган алдау тактикаларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев