Ни өчен суд хатларын алу мөһим
Мәгълүмат күп булган заманда яшибез. Кайчак ул мәгълүматлар арасында үзебез дә буталып бетәбез. Кайсы дөрес, кайсы ялган икәнен ачыклавы да кыенлаша.
Бигрәк тә соравың хокук органнары белән бәйле булса нишләргә? Шул уңайдан район суд мәгълүмат үзәге белән берлектә кайсыбер сорауларга җаваплар әзерләргә булдык. Үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, безгә, “Әтнә таңы” редакциясенә юллый аласыз.
Бүгенге чыгарылышта суд хатларын алу тәртибе турында аңлатып үтәбез. Суд хатлары алуның мөһимлеген күпләр кайчак бәяләп бетерми, шул ук вакытта: «Әгәр алмасам, берни дә булмас», – дип уйлый. Ләкин бу бик зур ялгышу.
Беренчедән, хәзер документациянең бер өлешен без Дәүләт хезмәтләре аша да ала алабыз, әмма суд корреспонденциясе хәзерге вакытта почта аша гына җибәрелә.
Икенчедән, юридик әһәмияткә ия корреспонденцияне алу өчен җаваплылык нәкъ менә алучыга йөкләнә.
Әгәр дә сез кинәт кенә берәр нәрсә ала алмасагыз, күрмәгәнсез, яки игътибарсыз калдыргансыз икән, киләчәктә килеп туган проблеманы хәл итү бик катлаулы булачак. Мәсәлән, сезнең теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә түләми башлаган кредитыгыз бар ди. Банк, суд боерыгын чыгару турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Суд гариза килгәннән соң 10 көн эчендә боерык чыгара, һәм ул бурычлы кешегә җибәрә. Һәм сез, мәсәлән, теркәү адресы буенча яшәгәндә, моны игътибарсыз калдырасыз һәм хатны алмыйсыз икән, берникадәр вакыттан соң счетларыгыз суд приставлары тарафыннан “кулга” алына. Һәм иң мөһиме – һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Мәсәлән, суд боерыгы өчен аны гамәлдән чыгару срогы 10 көнгә кадәр тәшкил итә, ә суд карарын дәгъвалау өчен гаризалар бирү вакыты – 1 ай. Моның өчен нигезле сәбәпләр булу кирәк.
Гражданга адресланган суд корреспонденциясе аның яшәү урыны яки теркәлү адресы буенча, яисә гражданин үзе күрсәткән адрес буенча (мәсәлән, килешү текстында), яки аның вәкиленә җибәрелергә тиеш. Шул ук вакытта гражданның, шәхси эшкуарның яисә юридик затның әлеге пунктның беренче һәм икенче абзацларында санап үтелгән адреслар буенча китерелгән юридик әһәмиятле хәбәрләрне ала алмау, шулай ук күрсәтелгән адреслар буенча үз вәкиленең булмавын да исәпкә алырга кирәк.
Кредиторларга, шулай ук башка затларга үзенең башка яшәү урыны турында белешмәләр биргән гражданга килеп чыккан нәтиҗәләр буенча үзенә җавап тоту куркынычы бар (РФ ГК 20 маддәсенең 1 пункты). Аталган адрес буенча китерелгән хәбәрләр, хәтта тиешле зат күрсәтелгән адрес буенча яшәмәсә дә (булмаса да), алынган дип санала. Шуңа күрә суд корреспонденциясен тикшереп торырга кирәк.
Почта хәбәре алган очракта, һичшиксез, бу хатның кемнән килүен ачыклагыз. Моны «Почта России» сайтында трек-номерын күрсәтеп эшләргә дә мөмкин.
Иң мөһиме – авыр хәлгә кала күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев