Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Пиротехника белән сак булырга кирәк

Игътибарлы булыгыз!

Яңа ел алдыннан һәркай­сыбыз диярлек, төрле пиротехника әйберләр сатып алабыз. Бәйрәмнәрне күңелле итәсе килә. Әмма алар белән дөрес эшләмәү һәм дә сыйфатсыз продукция куллану нәтиҗәсендә, еш кына бәхетсезлек очраклары килеп чыга. 
Шул хакта онытмагыз! Һәр пиротехник эшләнмәнең сертификаты, җитештерүче заводының исеме, эшләнү датасы, сак­лау вакыты һәм аны куллану кагыйдәләре, җитештерүченең адресы яки телефоны (Россия предприятиеләре өчен) яки күпләп сатучы өчен (импорт фейерверкларга кагыла) рус телендә куллану буенча тәфсилле инструкциясе булу мәҗбүри. Бу продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Куллану алдыннан инструкцияне игътибар белән укырга кирәк.
Бүгенге көндә ирекле сатуда кулланучы өчен бары тик I-III куркыныч класслы фейерверк­лар гына бар. Алар белән эш итү махсус белем һәм күнекмәләр таләп итми. IV һәм V куркыныч к­­ласслы пиротехник әйберләр про­фессионаллар һәм профессиональ пиротехникларга гына сатыла ала.
Петардаларны һәм фейерверк­ларны эшләтеп җибәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Иң элек инструкциясен яхшылап укырга кирәк. Фейерверкларны кабызыр өчен сайланган мәйданчык тигез булырга тиеш. Аның янында агачлар, электр линияләре һәм башка киртәләр булырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул торак йортлардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта булырга тиеш.
Янган петардаларны кеше­ләргә һәм хайваннарга ташларга ярамый. Гомумән, балаларга пиротехниканы куллану катгый тыела. Петардаларны ачык һавада гына кулланырга кирәк. Петардаларны пакетларда гына сакларга һәм пакет белән генә күчерергә кирәк. 
Шулай ук кесәләргә дә петардалар салып йөрмәскә киңәш ителә. Петарданы һәм фейерверкларны сүтеп карарга да киңәш ителми. Фейерверкларны утта яндыру да катгый тыела. Нинди генә очрак булса да, пиротехника өстенә иелергә ярамый. Әгәр дә петарда эшләмәсә, аны тикшерүгә яки тагын бер тапкыр яндырырып карау – куркыныч гамәлләрнең берсе. Фейерверкларны  фатирларда, йортлар янында һәм кечкенә территорияләрдә эшләтмәгез. Янганнан соң петарданы кулыгызда тотмагыз. Үзегездән 5-6 метр ераклыкка ташлагыз яки чыбык яндырылганнан соң, җиргә куегыз һәм тиз арада әйбердән 5-6 метр ераклыкка китегез.
Пиротехник эшләнмәләр куллану тыела:
– биналарда, корылмаларда, шулай ук түбәләрдә, балконнарда һәм лоджияләрдә;
– шартлау һәм янгын куркы­нычы булган объектлар тер­ри­ториясендә, электр ли­нияләре янында;
– концерт һәм тантаналы чаралар үткәргәндә сәхнә мәй­данчыкларында;
– мәдәни мирас объектлары, тыюлыклар, заказник­лар һәм милли парклар тер­риторияләрендә.
– яраклылык вакыты чыккан, бозылу эзләре булган, эксплуатация буенча инструкция һәм туры килү сертификаты (килешүчәнлек турында декларация яки туры килү билгесе) булмаган әйберләрне..
Көтелмәгән хәл булганда, бу турыда ашыгыч хезмәтләр телефоны аша 01, 101 яки 112гә хәбәр итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз! Пиротехник әй­берләр кулланганда бәхет­сезлек очракларының күбесе җа­вап­сызлыктан һәм уйламыйча эш иткәннән килеп чыга.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев