Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Повилика - паразит үсемлек!

Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән кайткан орлыкларга ияреп безнең өчен карантин объекты булган орлыклар да кайтырга мөмкин.

Бигрәк тә кишер, укроп, салат, чөгендер һәм башка төрле орлыкларда повилика дигән карантин чүп орлыгы ияреп кайтырга мөмкин.

Повилика – паразит үсемлек бакчаларда бәрәңге, чөгендер, кишер һәм башка үсемлекләрнен сабагына инәләрен батырып согын һәм витаминнарын үзенә тартып ала, үсемлекләргә үсергә бирми.

Повилика сары төстәге чормалып үсә торган чүп үләне, бик тиз үрчи һәм башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Повилика хайваннар өчен зыянлы, печән арасында повилика чүбе булган очракта агулану очраклары булуы мөмкин.

Әгәр дә бакчагызда бу чүп үләнен күргәнсез икән аны җыеп яндырырга кирәк. Ул да булышмый икән повилика үскән җирне бер елга парда калдырырга кирәк. 

Хуҗалык җитәкчеләре, башка белгечләр вегетация чорында басуларны күзәтеп торырга тиеш. Чит-ят үсемлекләр күренгән вакытта Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казандагы телефон: 88432776829.

Мөдәрис Фәттахов,

Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев