Райондашыбыз миллион сум акчасын мошенникларга биргән
Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә әлеге киңлекләрдә мошенниклыкның кимендә киң таралган 25 төре бар икән.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде
Тормышыбыз алга барган саен, яңа технологияләр дә уйлап табыла. Алар белән бергә мошенниклар да үсә, үзгәрә бара. Белгечләр банк счетларыннан акча урлауга каршы яңа системалар уйлап кына бетерәләр, мошенниклар шунда ук аны әйләнеп узу юлларын эзли башлыйлар. Кызганычка каршы, безнең райондашларыбыз арасында да аларның корбаннары җитәрлек. Мошенниклардан ничек сакланырга һәм ничек алданмаска? Без район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов белән шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.
МОШЕННИКЛАРГА НӘРСӘ КИРӘК?
Беренче карашка мошенниклык үз эченә куркыныч тудырмый торган гадәти гамәлләрне ала кебек. Алар сылтама аша керергә, ниндидер кушымтаны эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәләр, смс-кодны хәбәр итүне сорыйлар. Ниндидер вәгъдәләр бирәләр. Әмма шушы гамәлләр артында зур куркыныч ята.
– Интернет-мошенниклык акча урлау, үзләштерү максатыннан кылына. Кайчак алар кешенең счетындагы акчаны урлап кына калмыйлар, кешегә кредит та алдыралар. Моның өчен алар кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, банк картасы яки счеты реквизитлары, банк кушымтасының учет язмалары пароле кебек мәгълүматларны кулга төшерергә тырышалар, – диде Ирек Нургали улы.
ӨСТӘМӘ АКЧА КИРӘК ТҮГЕЛМЕ?
Хокук сакчыларының әйтүенчә, бүгенге көндә инвестицияләр белән бәйле мошенниклык – киң таралган төрләрнең берсе. Соңгы вакытта интернет аша өстәмә акча эшләү ысулы бик күпләрне кызыксындыра. Әмма күп акчага кызыгып, булганыннан да коры калучылар күп икән.
«ТЕЛЕФОН НОМЕРЫҢНЫҢ СРОГЫ ЧЫККАН»
Мошенниклар еш кына әнә шулай дип тә шалтыраталар.
– Бу очракта да игътибарлы булырга кирәк инде. Чөнки телефон номерларының беркайчан да куллану вакытлары чыкмый. Мошенниклар “Номерның срогын озайту” өчен, телефонга дәүләт порталы аша килгән смс-кодны хәбәр итәргә кушалар икән, шикләнергә кирәк. Чөнки бу дәүләт порталын ватып кереп, аның аша да кешеләргә кредитлар алдыру очраклары ешайды, – диде Ирек Бәйрәмов.
КҮБЕСЕ ЯШЬЛӘР
Җитәкче сүзенә игътибар итсәк, элегрәк мошенниклар тозагына күбрәк өлкән кешеләр эләксә, соңгы вакытта контингент үзгәргән. Алданучыларның күбесе яшьләр икән. Һаман да шул кайдандыр нәрсәдер сатып алырга тырышу, күп акча эшләргә кызыгу нәтиҗәсендә мошенниклар хәзер яшьләрне дә төп башына утырта башлаганнар. Бер райондашыбыз хәтта мошенникларга бер миллион сумнан артык акчасын күчергән.
АКЧАГЫЗНЫ КИРЕ КАЙТАРАБЫЗ
Соңгы вакытта мошенниклар тарафыннан кулланыла торган гамәл бу. Алданган кешеләргә шалтыратып, аларны төрле җинаять кылырга этәрә башлаганнар.
– Мошенниклар кабат шалтыратып, «Акчагызны кире кайтарабыз. Әмма сезгә без кушканны эшләргә кирәк булачак», диләр. Ягъни мәсәлән берәр сумма күчерү өчен, берәр җиргә ут төртергә яки кемгәдер зыян салырга кушарга мөмкиннәр. Зинһар ышана күрмәгез, бу ялган. Бу инде террорчылыкка этәрү. Мондый очракта кешенең үзен үк җинаять жаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, – дип кисәтә Ирек Нургали улы. Мондый очракта, әлбәттә акча кире кайтмаячак.
***
Без мошенникларның артык беркатлы, ышанучан кешеләрне ничек алдаулары турында һәрвакыт язгалап торабыз. Дуслар, танышлардан килгән смс-ларга да шикләнеп карарга киңәш итәбез, чөнки аларның ватсапларын, социаль челтәрләрен вату очраклары бар.
– Мондый җинаятьләрне ачу бик авыр. Шуңа күрә шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз, аны теләсә-кемгә әйтмәгез. Таныш түгел номерлардан килгән хәбәрләргә ышанмагыз, шалтыратуларга җавап бирмәгез. Хәзер хәтта шундый номерлар бар, аларга шалтыраткач, телефоннан акчаларыгыз салдырылырга да мөмкин. Ялгыш сезнең счетка акча күчердек, кире кайтарыгыз әле, дисәләр, ышанмагыз. Янәшәдәгеләргә игътибарлы булыгыз. Танышларыгыз зур суммада акча сораса, ни өчен кирәклеге белән кызыксыныгыз. Исегездә тотыгыз – ФСБ, банк хезмәткәрләре, Эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре эшне телефон аша йөртмиләр, эш урынына чакыралар, – диде җитәкче.
Шалтыратсалар, алданмагыз, гомумән, таныш булмаган телефон номерларын алмаска тырышыгыз. Алган очракта сүзне озакка сузмый, сөйләшүне өзеп куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев