Сак булыгыз, мошенниклар
Соңгы вакытта радионы тыңласаң, телевизорны җибәрсәң, кулыңа газета тотып укый башласаң да, мошенниклар турындагы язмаларга юлыгасың.
Әмма күпме генә язылса да, сөйләнсә дә халык арасында мошенниклар тозагына эләгүчеләр еш булып тора. Күптән түгел Лениногорск районында яшәүче 86 яшьлек хатын-кыз, пенсионер 1,65 миллион сум акчасын югалткан. Аферистлар ун көн дәвамында хатын-кызга мессенджер аша хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраткан. Алар өлкән яшьтәге кешенең акчаларына куркыныч янавы турында хәбәр иткән һәм пенсионерны акчаларын «декларацияләргә» күндергән. Хатын-кыз аферистларга ышанган һәм бөтен акчасын аларның курьерына тапшырган.
Ни хикмәт, адәм баласын алдалау өчен мошенниклар гел яңа ысуллар эзлиләр, төрле ялганнар уйлап табалар. Соңгы вакытта гел очрый торган ялган – мошенниклар синең акчаңга куркыныч янау турында әйтәләр. Инде сине бер кармакка эләктергәч, алардан котылам димә. Булган акчаңны салдырып бетергәнче тырышалар.
– Интернет челтәреннән эш эзләп, теләсә-нинди программа “скачать итә” күрмәгез. Бу очракларда еш кына счеттагы акчаларыгыз юкка чыга. Шулай ук төрле махсус хезмәтләр – ФСБ, банкның сак хезмәте һәм башка рәсми органнардан дип шалтыратучыларга да ышана күрмәгез. Чөнки һәр очракта алар үзләренә ниндидер мәгълүматлар ала һәм ахыр чиктә сезнең мәгълүматлар белән банклардан яки башка җирдән акча алалар. Ә сезгә түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, “Акчагызны Украинага күчергәнсез”, дип шалтыратсалар да ышана күрмәгез. Алар мошенниклар һәм бик оста психологик алымнар белән, сезгә ярдәм иткән булып сөйләшәчәкләр, – дип кисәтә район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов
Моннан тыш «бәхетле билет» дип аталучы алдалау очраклары да еш күзәтелә. Сезнең электрон почтагызга яки телефон аша, сез олы бүләк оттыгыз, дигән хәбәр килә. Ул бүләкне алыр өчен, сезгә кечкенә генә сумма түләргә, ягъни «салым» яки «доставка» өчен акча күчерергә кирәк дип әйтәләр. Әлбәттә, мондый «бүләк» беркайчан да килми, ә акча алдаучылар кесәсенә китә.
Тагын бер еш очрый торган алдау – «фальшивый инвестор». Алар сезгә бик зур табышлы инвестиция мөмкинлеге тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдимнәргә ышанырга ярамый. Сүз дә юк, һәркайсыбызның тиз генә күп акчага ия буласы килә. Үзегез беләсез, бушка сыр бары тик капкында гына шул.
Бер караганда адәм балалары арасында ялганнарга ышану кимеде кебек. Чөнки мошенниклар тозагына эләгүчеләр турында сирәк ишетәбез. Әмма бу давыл алдыннан тынлык булмагае. Мошенниклар яңа ысуллар уйлап чыгарырга мөмкиннәр. Сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев