Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Сакланганны саклармын дигән

Соңгы вакытта сөрем газы белән агулану очраклары ешаеп китте. Кызганычка каршы, үлүчеләр дә бар. Әтнә районында булган фаҗига дә шуның ачык мисалы.

Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча күзәтчелек бүлеге газ һәм мич җылыту системаларының төзек­леген катгый контрольдә тоту зарурлыгын искә төшерә. Югый­сә, алар куркыныч сөрем газы чыганагына әверелергә мөм­киннәр.

Сөрем газының иң еш очрый торган чыганаклары – төзек булмаган газ, май, агач яга торган мич­ләр, газ приборлары һәм калдыклар бүлеп чыгаручы дви­­­гательләр.

Мичкә һава җитмәү дә йортта сөрем газы туплануга китерә. Йортларда вентиляция булмау да агулану куркынычын арттыра.

Кар күп булганда, шулай ук һава торышы кискен үзгәреп торган очракта да уяу булырга кирәк. Температураның гел үзгәрүе, көчле җил һәм бер­өзлексез кар явып тору да төтен чыгу юлларының җимерелүе­нә һәм анда боз урнашуга китерергә мөмкин. Бу үз чиратын­да өлешчә яки тулысынча, мич­­нең тарту көчен киметә. Яну калдыклары тышка чыгарылмый, ул бинада кала һәм агулануга китерә.

Еш кына газ приборларын куллану кагыйдәләрен бозу очраклары да фаҗигагә китерә. Кагыйдә буларак, бу җылыту сезонына начар әзерләнгән җирдә була: мичне чистарт­мау, нәтиҗәдә, чүп-чар яки өем барлыкка килә. Шулай җиме­релеп, төтен чыгу юллары төзекләндерелмичә кала.

Тагын бер сәбәп – вен­тиляциянең булмавы яки дөрес эшләмәве. Аларның дөрес ­эшлә­вен гел тикшереп тору кирәк. Агач ягып җылытылган мичләрдән дә агулану булыр­га мөмкин. Газ һәм утын белән җылытылган мичләрне дә гел тикшереп торырга кирәк. Төтен юлларын, вентиляция системасын күзәтергә, әгәр дә җитешсезлекләр килеп чыкса, тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Мич­ләр һәм вентиляцияләр то­ры­шы өчен фа шы өчен фатир хуҗасы да, эксплуа­тацияләү­че оешма да җаваплы.

Йорт һәм фатир хуҗалары мичләрне һәм вентканалларны төзек һәм эшли алырлык хәлдә тотарга, шулай ук көнкүреш газ җиһазларының җитеш­сезлекләре, бинада газ исе булуы турында хәбәр итәргә тиешләр.

Сөрем газы белән агуланмас өчен, эшләтер алдыннан су җылыткычлары һәм җылыту при­­борлары эшләү процессында тарту көчен (тяга) тикшерергә кирәк.

Тарту көче начар булганда төзек булмаган автоматика ярдәмендә газ приборларыннан файдалану катгый тыела.

Белгечләр газ мичен кулланганда өстәмә кислород агымы булсын өчен форточка ачарга ки­ңәш итәләр. Газ исе килсә, ашыгыч рәвештә газ хезмәтенә шалтырату зарур.

Көтелмәгән хәвеф-хәтәр килеп чыкса, кичекмәстән «Кайнар линия» телефоннарына шалтыратыгыз.

01 – Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү бүлеге

02 – полиция

03 – «ашыгыч ярдәм»

112 – гадәттән тыш коткару номеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев