Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Саклык таләп итә торган чор

Яз гаҗәеп күңелле булса да, бик нык саклык та таләп итә торган чор. Бу хакта 108нче янгын сүндерү бүлегенең бүлекчә командиры Азат Хәкимуллин белән сөйләштек.

– Яз – йорт хуҗасын сыный торган чор ул. Үзеңнең малмөлкәтенә сакчыл карашта булу кирәк, язгы куркынычларга каршы тиешле чаралар күрү мөһим, – дип саный ул.

Беренче чиратта, басудан яки урамнан килгән ташкын су агып китсен өчен йорт, сарай, баз, гараж һәм башка биналар тирәли канау казып куегыз. Йокыдан иртәрәк торып, эшкә киткәнче ул канау­ны тирәнәйтеп кую хәер. Чөнки, төнлә боз катып, канау үз юлын югалткан була.

Монда төрле оешма-предприятиеләргә дә бина­ларның ян-ягын кардан чистарту мөһим. Шулай ук түбәдән агып төшеп хасил булган су ташкынын читкә агып китәрлек итеп казып куегыз. Югыйсә, базга да, идән астына су төшәргә мөмкин.

Күпчелек түбәдә кар инде кал­маса да, әле андыйлар да бар. Түбәдән берөзлексез тамган тамчы хәтта таш тишәргә сәләтле, диләр. Сак була күрегез: көндез тамчы тамса, төнлә ул боз сөңгегә әйләнә. Икенче көнне башка да төшәргә мөмкин.

Тагын бер куркыныч – боз өсте белән бәйле. Курку белмәс балыкчылар бер куркытса, яшүсмерләрнең, хәтта, кечерәкләрнең дә боз өстенә керүләре хафага сала. Әти-әниләр һәм укытучылар, зинһар, ныклап кисәтегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев