Син җиденче фотода
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов икән.
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов икән. Ирек юктан гына дәшми, димәк нидер булган, дигән уй белән телефонымны алам. Ә аның исә аптыраганнан, чарасызлыктан дәшүе.
Ирек Бәйрәмов белән ел дәвамында газетага, интернет һәм социаль челтәрләргә мошенниклар турында язмалар биреп тордык. Берсе дә уйдырма түгел, кызганычка каршы мошенниклар кармагына эләккән райондашларыбыз турында яздык. Татар халкының шундый мәкале бар бит. “Эт өрә тора – бүре йөри тора”.
Нәкъ шул мәкальдәге кебек инде. Без язып, сөйләп, кисәтеп торабыз, ә адәм балалары гел мошенниклар тозагына юлыга баралар. Инде килеп, макс челтәре аша алданучылар арткан. Мошенниклар да тик ятмый, алдауның гел төрле юлларын табып кына торалар.
Бу юлы макс челтәрендә танышыңнан “син фотода 7нче” дигән хәбәрләр килә башлаган. Уяураклар эшнең нидә икәнен аңлап, ссылка аша беркая да кермиләр. Чөнки үземә дә килде андый хәбәр. Тиз генә бозып куйдым аны. Ә менә артык кызыксынучылар үзләрен җиденче фотода күрәселәре килеп, әлеге ссылкага басканнар. Нәтиҗәдә, мошенниклар кармагына эләккәннәр.
Рус халкының “Любопытной Варваре на базаре нос оторвали” дигән фразеологик әйтеме бар. Ә без аны азрак үзгәртеп, “Артык кызыксынучан Варвараның борынын өзгәннәр» дип әйтергә яратабыз. Артык кызыксыну нәтиҗәсендә кеше үз-үзенә күңелсезлекләр тудырырга мөмкин дигән кисәтү икәнен аңласак та, ышанып бетәсе килми. Мошенниклар борынны өзми инде, төп башына гына утырталар. Бу очракта, зыян күрүчеләрнең телефоннарына үтеп кереп, мошенниклар алар исеменнән кредит рәсмиләштергәннәр.
– Күпме аңлатабыз, сөйлибез, әмма адәм баласы гел киресен эшли. Телефон аша эшләнгән алдауның эзенә төшүе дә бик кыен, – дип аңлатып үтте җитәкче.
Таныш булмаган номерларны алмагыз, теләсә-нинди ссылкаларга кермәгез, җәмәгать.
Игътибарлы булырга тырышыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев