Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Штраф салачаклар

17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бу чорда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп максаты – учак, каты­көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп­чар яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урманнарга янгын куркынычы янаган торак пунктларда, шәхси хуҗалыкларның бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман массивлары белән чиктәш булган җирләрдә, балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмаларында да ут куллану тыела.

Моннан тыш, 1­3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне дә куллану тыела.

Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга кирәк.

ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә, профилактик төркемнәр төзелә, аларның бурычларына коры үлән һәм чүп­чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны оператив рәвештә сүндерү керә.

Исегездә тотыгыз, учак яккан өчен штраф суммалары бик саллы:

– гражданнарга ­ 20 000 сумга кадәр;

– вазыйфаи затларга ­ 60 000 сумга кадәр;

– юридик затларга ­ 800 000 сумга кадәр.

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз: « 01», «101» «112».

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев