Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Су коенырга яратучылар, үзегезне саклагыз!

Эссе көндә яхшы ял ул – суда йөзү. Ул күңелгә рәхәтлек бирә, файдалы да.

Кызганыч, әмма судагы ял вакытында бәхетсезлек очраклары да була. Ул йөзә белмәү һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, тыелган урыннарда су керү сәбәпле килеп чыга.

Истә тотыгыз: төзекләндерелгән, куркыныч урыннары махсус билгеләр белән күрсәтелгән урыннарда гына коенырга кирәк. Таныш булмаган сулыкларда суга баш белән чумарга ярамый, чөнки төбенә баш белән бәрелү сәбәпле, үзеңне имгәтергә, һушыңны югалтырга мөмкинсең. 
Су коенганда, түбәндәге кагыйдәләрне онытмагыз:
-    рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга. Агым үзе белән алып китсә, карышмагыз, югыйсә ярга килеп җиткәнче, хәлдән таярга мөмкинсез;
-    суда хәлсезләнсәгез, куркуга бирелмәгез, тыныч сулыш алырга тырышыгыз. Ял итү өчен, аркагызга ятыгыз һәм аякны әкрен генә хәрәкәтләндереп йөзегез. 
Суда озак вакыт булмагыз, ул туңуга, көзән җыеруларга китерә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев