Тиздән катгый режим гамәлгә керә
Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Күпләр игътибар итмиләрдер, әмма янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары (җир кишәрлекләре хуҗалары, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар), бакчачылык яки яшелчәчелек чикләрендә үз территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиешләр.
Шулай ук торак пунктлар территорияләрендә табигый янгыннар читтән сикермәсен өчен, торак пунктлар тирәли кимендә 10 метр киңлектә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырыла яки яңартыла тиеш. Урманнар һәм урман посадкалары тирәсендә шулай ук минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерергә һәм тәртипкә китерергә кирәк.
Оешма җитәкчеләре янгыннан саклау объектларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне, шул исәптән саклау объектлары арасын ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартуны тәэмин итәргә тиешләр.
Исегезгә төшерәбез, Республикада тиздән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү дә тыела.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев