ЮХИДИ инспекторларының күпме кисәтеп торуларына карамастан
Әле юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, юлларның бозлавык икәнлеген истә тотмаучылар бар. Кичә Олы Әтнә авылының бассейн урнашкан чатында ике машина бәрелеште.
- Аллаһка шөкер, тән җәрәхәтләре алган кешеләр булмады. Машиналарга азрак зыян килде. Кышкы һава торышын, бигрәктә быелгы кышның үзенчәлеген, карлы-яңгырларны, бозлавыкны, кар юклыкны истә тотып, авыл эчләрендә тиешле тизлекне саклап йөрегез. Җәяүлеләр, киемнәрегезгә, сумкаларга булса да яктырткыч элементлар куярга онытмагыз. Бер-берегезбә игътибарлы һәм хөрмәтле булыйк, - дип кисәтә ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Фотоны юл хәрәкәте тәртибен саклаучы инспекторлардан алдык.
Нет комментариев