Түбән Шашыда – янгын булды
24 февраль көнне 108нче янгын сүндерү бүлегенә Түбән Шашы авылының “Молодежная” урамында сарай яну турында хәбәр килә.
Кичке якта – 18.00 тирәсендә теркәлә ул. Янгын объекты, рәсми документларда билгеләнгәнчә, 6х10 метрлы такта сарай була. Түбәсе – шифер, кызганычка каршы, иминиятләнмәгән.
Шөкер, сарайда кешеләр дә, мал-туар да булмый. Эчтә янучан сыеклыклар, газ баллоннары булмаса да, сарайга электр сузылган.
Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитәләр – хәбәрне Глонасс системасы буенча алып, янгын булган урынга тиз арада килеп җитәләр.
Сарай бөтен мәйдан буенча дөрли. Өстәвенә, төтенләү дә көчле була. Нәтиҗәдә, сарайны сүндерү белән бергә, ут йортка сикермәсен өчен, аңа да су сиптерәләр.
Башланып 1 сәгать узуга янгын тулысынча сүндерелә. Кызганычка каршы 60 метр квадрат мәйданлы сарай тулысынча янып бетә.
Әлегә янгынга китерүче сәбәпләрне ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев