Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Үлән яндырмагыз!

Көз аена да кердек. Бу чорда үләннәр бик нык кибә. Һәм кипкән үлән янгын куркынычы тудыра. Шуңа күрә ут белән саксыз эш итү җитди янгыннарга китерергә мөмкин.

Участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык каралган, шул хакта кисәтеп үтәсе килә. Участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлап калдыру катгый тыела. Бик зур үтенеч булып, балаларның ут белән уйнавын кисәтү. Әгәр дә каядыр коры үлән, чүп-чар яки учак яну очрагын күрсәгез һәм үз көчегез белән янгынны җиңә алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк. Барлыкка килгән чүп-чар яндырылырга түгел, ә чүплеккә салынырга тиеш. Көздән  янгын куркынычы зур булган коры үләнне вакытында чабарга кирәк.   
Аеруча урман массивлары янәшәсендә урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга игътибарны юнәлтергә кирәк. Бакчачылыкта, яшелчәчелектә, урман кишәрлекләрендә эшләүче һәркемгә янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирү кирәк.
Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.

Раил Гыйльмуллин,  Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев