Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала, чөнки, бөртеклеләрдән калган салам һәм кибәк җинел янып китүчән.
Басу-кырларның янгын куркынычлыгы яну материалының зур күләмдә, ут чыганагы булу һәм килеп чыккан янгынның тиз арада тарала алу мөмкинлеге белән характерлана. Икмәк культуралары иң зур куркынычлыкны өлгергән вакытта һәм урып- җыю эшләре вакытында тудыралар.
Кыр эшләре башланганчы җәмгыять җитәкчесенә урып –җыю эшләрендә катнашкан затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури, исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмаска, тәмәке тартуны тыярга, урып-җыю агрегатларында һәм автомобильләрдә, башка авыл хуҗалыгы машиналарында беренче янгын сүндерү җиһазларын булдырырга (барлык типтагы комбайн һәм тракторларда – 2 янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм очкын сүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итәргә.
Бөртекле культураларны җыю эшләрен икмәк кырларын мәйданы 50 гектардан артмаган участокларга бүлүдән башлау зарури. Участоклар арасында киңлеге 8 метрдан артмаган чабылган өлешләр эшләнә. Чабылган башаклар кичекмәстән җыеп алына. Чабылган өлешләр уртасында киңлеге 4 метрдан ким булмаган җирне сукалыйлар.
Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып-җыю эшләре барганда янгын чыккан очракта җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сүндерү, яисә, янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш.
Башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела.
Бөртекле культураларны урып-җыю һәм азык әзерләү вакытында тыела:
– капоты булмаган, яисә, ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;
– трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;
– автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;
– теләсә-кайсы янгын чыганакларын басуларга эләгүенә юл кую;
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга админстратив җаваплылыкка тарту каралган.
Кыр эшләре вакытында игътибарлы булыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан саклау бүлегенә «01», «101», «112» телефоны аша хәбәр итегез.
2-20-01 Әтнә янгыннан саклау бүлеге.
3-23-82 Яңа Шашы авылының янгыннан саклау посты.
Янгын сүндерүнең мөмкин чараларын күрегез.
Адел Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы
Нет комментариев