Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Ут хәвеф-хәтәреннән сакланыйк

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана.

Бу чорда хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен, балаларның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотарга кирәк.

Балалар белән һәрдаим аңлату әңгәмәләре үткәрегез, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат исләренә төшерү мөһим. Өйдә күзгә күренеп торган урыннарда ашыгыч ярдәм хезмәтләре телефон номерларын урнаштырырга кирәк. Әлбәттә инде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балаларыгыз әлеге номерлардан шалтырата белергә дә тиешләр. 
Балаларга ут белән шаяруның никадәр куркыныч булуы турында ешрак исләренә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. 
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «101»,  «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев