Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга - штрафлар

25 апрель-10 май көннәре – янгынга каршы махсус режим чоры

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган һәркем штрафка тартыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров искәртте.

Гади гражданнарга 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килүе ихтимал. “Янгынга каршы махсус режим шартларында кагыйдәләр бозылган очракта, штраф күләме арта. Гражданнар өчен 4-5 мең сум, вазифаи затларга 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә”, - диде министр.

Урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында, Татарстанның урман фонды территориячендә лесхозлар каршында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм “Урман янгыннары үзәге” учреждениесе каршында III типтагы 5 янгын-химия станциясе гамәлдә. Равил Кузюров әйтүенчә, 2019 елда Түбән Кама һәм Нурлат районнары территориясендә II типтагы ике яңа янгын-химия станциясен булдыру ниятләнә.

Татарстанда урман янгыннарын сүндерү эшендә 651 кеше эшли. Барлыгы 319 техника исәпләнә.

Брифингта, шулай ук 25 апрель-10 май көннәре – янгынга каршы махсус режим чоры булуын әйттеләр. Бу көннәрдә ачык утта ризык пешерү, чүп, коры үлән яндыру тыела.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185070/

С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев