Җылыту приборлары куллангандагы саклык чараларын исегезгә төшерәбез
Салкыннар башлану белән халыкта өстәмә җылылык чыганакларын актив куллану башлана. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләгәндә барлыкка килә торган янгыннар саны арта.
Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары турында истә тоту мөһим, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү үз-үзеңне һәм гаиләңне сакларга, сезнең йортыгызны янгыннан саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Электр приборларын кулланганда саклык чаралары:
– Электр приборын эксплуатацияләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, соңыннан анда бәян ителгән таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның эксплуатация вакыты бар, ул уртача 10 ел тәшкил итә.
–Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез.
– Җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыксалар, приборны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга.
– Бары тик сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланыгыз, бернинди шартларда да сафтан чыккан, кулдан үзең эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз.
– Берьюлы берничә куәтле энергия кулланучысын электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз.
– Штекерның розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә, җылыту приборы кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.
– Төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз, кием киптеру өчен кулланмагыз.
– Балаларга мондый җайланмалар белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
– Электр җылыткычны пәрдә яки мебельдән куркынычсыз арада урнаштырыгыз. Приборны идәнгә куярга, конвекторлар белән булган очракта- махсус подставкага беркетергә кирәк.
– Даими рәвештә җылыткычны тузаннан чистартыгыз — ул да ялкынланырга мөмкин.
– Электр җылыткыч астында ковер һәм башка каплау җиһазлары куймагыз.
- Чыбыкка авыр предметларны элмәгез, югыйсә җылытучы кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз, сезнең тормышыгыз, якыннарыгызның тормышы һәм милекнең сакланышы моңа бәйле. Янгын чыккан очракта «01», «101» яки «112» телефоннарына шалтыратыгыз»
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы
* Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, кичекмәстән түбәндәге телефон номерларына шалтыратыгыз.
01 – Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү бүлеге
02 – полиция
03 – «Ашыгыч ярдәм»
112 – гадәттән тыш коткару номеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев