Җылыту приборларын кулланганда саклану зарур
Салкыннар башлану белән халыкта өстәмә җылылык чыганакларын актив куллану башлана. Кызганычка каршы, бу чорда янгыннар саны арта.
Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары турында истә тоту мөһим, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү дә янгыннан сакланып калырга мөмкинлек бирәчәк.
Электр приборларын кулланганда саклык чаралары:
– электр приборын эксплуатацияләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, соңыннан анда бәян ителгән таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның эксплуатация вакыты бар, ул уртача 10 елны тәшкил итә;
– даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкалары төзеклеген тикшерегез;
– җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыксалар, приборны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга кирәк;
– сафтан чыккан, кулдан эшләнгән электр җылыткычлар кулланмагыз;
– берьюлы берничә куәтле җиһазларны бер электр челтәрләренә тоташтырып, зур йөкләнеш булдырмагыз;
– штекерның розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә җылыту приборы кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин;
– төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз;
– балаларга мондый җайланмалар белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
– электр җылыткычны тәрәзә пәрдәсе яки мебельдән куркынычсыз арада урнаштырыгыз. Приборны идәнгә куярга, конвекторлар белән булган очракта – махсус подставкага беркетергә кирәк.
– даими рәвештә җылыткычны тузаннан чистартыгыз;
– электр җылыткыч астында ковер һәм башка каплау җиһазлары куймагыз.
– Чыбыгына авыр предметлар элмәгез.
Янгын чыккан очракта «01» ,«101» яки «112» телефоннарына шалтыратыгыз.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев