Битлек-перчатка режимы көзгә кадәр сакланачак
Көн кадагы: коронавирус

Битлек-перчатка режимы көзгә кадәр сакланачак

Татарстанда бу режим көзгә кадәр сузыла.

Мондый мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде. Ул аңлатканча, чикләүләрне бетерүнең барлык этапларында да маска-перчатка режимын сакларга туры килә.

"Көзгә кадәр без шундый режимда яшәргә мәҗбүр булырбыз. Бәлки, перчатка түгел, ә битлек кенә кияргә туры килер», - диде Патяшина. Элегрәк Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, битлек режимының тагын берничә ай дәвам итәчәген әйткән иде.

Чыганак: http://elabuga-rt.ru/news/novosti/tatarstantsy-ne-rasstanutsya-s-maskami-do-oseni


Нет комментариев