12 апрель - Космонавтика көне
1961 елның 12 апреле - дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.
Бу көнне Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир планетасынаң орбитасын әйләнеп чыга. XX нче гасыр өчен бу бик зур вакыйга булды" , - дип искә ала өлкән буын вәкилләре. СССРның икенче очучы - космонавты Герман Титов хөкүмәт алдында Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгын лаеклы бәяләү тәкъдиме белән чыккан була. Вакытында илнең космосны яулап алудагы кыю адымын мәңгеләштерү максатыннан бу тарихы дата Космонавтика көне дип билгеләнеп үтә башлый.
XX нче гасырда дөньядагы иң зур ике илнең космосны яулау, өйрәнгән программаларны гел ярышып алып барыла. Җир тирәли әйләнеп йөреп мәгълүмат җыючы күпме спутниклар җибәрелә!
Гагаринның космоска беренче очуыннан соң нәкъ егерме ел узгач кына 1981 елның 12 апрелендә "Спейс Шаттл" Америка программасы буенча беренче пилотлы очыш старт ала.
Элек һәрбер космоска тарихи очыш, һәрбер космонавт язмышы белән кешелек дөньясы кызыксынып торган, күзәтеп барган. Алар массакүләм мәгүлүмат чаралары тарафыннан киң яктыртылган. Менә тагын бер кызыклы факт: соңгы мәглүматлардан күренгәнчә, дөньяда 38 илнең 565 космонавты космос киңлекләрен буйсындырган. Шуларның 122 се СССР һәм Россия космонавтлары икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев