Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әтнә таңы»на 12 майдан 22 майга кадәр арзан бәягә язылырга мөмкин

12 майдан 22 майга кадәр «Әтнә таңы»на 550 сум 92 тиенгә язылырга мөмкин. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүгенге көндә 2016 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу бара. Кризис дулкыны безнең газетаны да читләтеп узмады. Быелгы язылу вакыты барышында газетабыз бәясе 597 сум булды. Шунысын да искәртәсе килә, быелгы яртыеллыкта да газета-журналларга язылу...

12 майдан 22 майга кадәр
«Әтнә таңы»на 550 сум 92 тиенгә язылырга мөмкин.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Бүгенге көндә 2016 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу бара. Кризис дулкыны безнең газетаны да читләтеп узмады. Быелгы язылу вакыты барышында газетабыз бәясе 597 сум булды. Шунысын да искәртәсе килә, быелгы яртыеллыкта да газета-журналларга язылу ункөнлеге уза. Бу чорда «Әтнә таңы» газетасына арзан бәядән - 550 сум 92 тиенгә язылырга мөмкин булачак. Форсаттан файдаланып калырга ашыгыгыз.
Язылу декадасы тәмамланырга да ерак калмады. Бакча эшләре белән мәш килеп яраткан газетагызга язылмый кала күрмәгез. Район тормышы, яңалык­лар белән танышып бару өчен, һичшиксез, район газетасы кирәк.
Без ышанабыз - 2016 елның икенче яртыеллыгында да газетабызның аерылгысыз дуслары булып калырсыз. Район тормышында бергә кайныйк, борчыган мәсьәләләребезне бергәләп хәл итәргә тырышыйк. Бердәмлектә - көч, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев