Әтнә районының тулы бер эпохасы китә...
Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның үз теләге нигезендә эшеннән китүен район халкының зур күпчелеге әнә шулай бәяли бүген.
Район советының чираттан тыш утырышы ничектер моңсу, шул ук вакытта гаять җанлы узды дип бәяләргә була. Ул җанлылыкны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илнур Гарипов кебек олпат затлар катнашу биргәндер, бәлки. Тик район күгендә йөргән “Габделәхәт Гыйлемханович эшеннән китәргә тели” сүзенең кинәт чынбарлыкка әверелүе көтелмәгәнрәк булды шул.
35 ел дәвамында “нольдән башлап”, районыбызны республикада гына түгел, Россия күләмендә алдынгылар дәрәҗәсенә күтәргән, ә элгәрерәк алсак, Әтнә районы төзү эшен башлап йөргән, әле Советлар Союзы заманында ук райкомны җитәкләгән, соңрак бүгенге форматтагы район башлыгы дәрәҗәсенә ирешкән олы шәхесне – үзенең башлыгын утырыш узган шыгрым тулы залда бик озак алкышларга күмеп сәламләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин берничә тапкыр шактый кырыс итеп: “Рәхмәт!” дип микрофонга кычкырып туктатырга мәҗбүр булды хәтта... Эшне дәвам итәсе бар бит!
Биредә Татарстан парламенты спикеры сүзләрен шәрехләү урынлы булыр. Беренчедән, аның саф татар телендә яңгыраган чыгышы йөрәккә май булып ятса, икенчедән, районыбызга, районыбыз башлыгы Габеләхәт Хәкимовка мактау сүзләрен жәлләмәде ул.
- Бүгенге утырыш гадәти түгел. Бөтен эшне булдыра торган район башлыгын эшеннән җибәрәсе дә килми. Әтнә районын юктан оештырып, аның дәрәҗәсен алдынгылыкка күтәрде. Минтимер Шәймиевтән, Рөстәм Миңнехановтан зур рәхмәт сүзләрен алып кайттым. Сер түгел, республикада Габделәхәт Хәкимов кебек район башлыклары сүзе һәрчак үтемле булды. Татарстанның бүгенге уңышларында аның өлеше зур. Мин дә, республикабыз җитәкчеләре дә аның фикеренә һәрчак колак салдылар. Ул сүзен әйткәч, кайвакыт без, югары түрәләр дә урынга утыра идек. Ничә ел дәвамында җитәкче булу җиңел түгел. Зур рәхмәт аңа, диде. Фәрит Мөхәммәтшин Габделәхәт Хәкимовка Әтнә муниципаль районы башлыгы вазыйфасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм залның көчле алкышлары астында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – "Дуслык"орденын тапшырды...
- Кадерле райондашлар! Язмышыма рәхмәтле мин. 35 ел буе туган җиремдә яраткан халкыма хезмәт итү өчен сәламәтлек биргән, мөмкинлеген биргән өчен Раббыма рәхмәтле мин, - диде үз чиратында Габделәхәт Хәкимов.
Аның хезмәт юлы тулысы белән шушы туган җире белән бәйле. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач агроном, 23 яшендә иң яшь партком секретаре, ә 1980 елда “Шахтер” колхозы рәисе була. Ә бит ул Арча районында гына түгел, республикада иң артта баручылардан санала. Заманында Татарстан обкомы секретаре Фикрать Табиев ярымшаяртып, бәлки ачыныптыр, колхозның ул чордагы хәленнән канәгать булмауданмы – тәнкыйть сүзләреннән соң русчалатып: “Бездә бит, бер генә килограмм ташкүмер чыкмаса да “Шахтер” исемен йөрткән колхоз да бар”, - ди. Ни хикмәт, 5 ел эчендә “Шахтер” Арча районында барлык күрсәткечләр буенча диярлек алдынгы сафларга чыга. Биредә Әтнә, хәтта Марий Эл халкы бик яратып Казанга җилдерә торган Олы Әтнә-Комыргуҗа һәм аннан соң Чыпчыкка таба илтүче дамбаның шул вакытта булдырылуын әйтү дә җитә. Яшь җитәкченең уңышларын күреп, аның турында “Беренче карлыгачлар” исемле телефильм төшереп, дәрәҗәле исемнәр биреп, Олы Әтнәдәге күмәк хуҗалыкны җитәкләвен сорыйлар. Биредә ул коточкыч зур бурычлы совхоз-техникумны җитәкләп, кабат 5 ел эшләп, Татарстанда алдынгы күмәк хуҗалык, РСФСРда иң алдынгы совхоз-техникум дәрәҗәсенә күтәрә. Шушы чорда ТАССР Югары Советы депутатлыгына кандидат буларак, мәчет һәм больница төзергә, шулай ук Әтнә районын кабат торгызырга дигән наказлар ала. Боларны аның ничек башкарып чыгуы, нинди каршылыклар, киртәләр аша үтәргә кирәклеге турында белмәүчеләр сирәктер. Моның өчен, чын мәгънәсендә, олы йөрәкле, курыкмас, тәвәккәл, ә барыннан да бигрәк максатчан булу кирәк. Аерым алсак, районны оештыру өчен бер көн эчендә халыкның 15 мең имзасын җыюны батырлык дими ни дисең! Өч тапкыр республиканың Министрлар Кабинеты район оештыру икътисадый яктан эффектлы түгел дип “отказ” биргәч тә кабат баруны тәвәкәллек дими ни дисең! Ул чордагы республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев рөхсәте белән дә ирешелә бу уңышка. Шуңа күрә гаять олы рәхмәтле ул Минтимер Шәрип улына. Үзе өчен түгел, Әтнәбездә район кабат оешкан өчен!
Аннан соңгы уңышларыбыз, чиста авыл хуҗалыгы һәм саф татар районы буларак ирешелгәннәр турында әйтеп тору да кирәкмәс, мөгаен.
Саный китсәң, Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә ирешелгәннәрне искә алып бетерерлек түгел. Кайчандыр тормышка ашмас хыял булып саналган күрсәткечләр дә артта калып, Әтнәбез бүген республикада иң алдынгы урыннарда. Районыбыз бүген, социаль-икътисадый яктан иң тотрыклы районнарның берсе. Биредә Габделәхәт Хәкимовның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да зур рәхмәт җиткерүен ассызыкларга кирәк. “Аның ярдәмен, һәр башлангычка хуплау тоймасам ниндидер уңышка ирешеп булмас иде”, - диде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, соңыннан чыгыш ясаган “Ленин” җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һәм “Таң” җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да районыбызга яңа җитәкче итеп Рөстәм Хисамиевны тәкъдим иттеләр.
- Тумышым белән Әлмәт якларыннан булсам да, язмышым Әтнә белән моннан чирек гасыр элек үк бәйләде. Бу бәйләнеш гаилә хәле нәтиҗәсендә булса да, торабара күңелем, халәтем, яшәешем белән Әтнәгә бәйләндем. Ышанычыгызны аклармын, - диде ул.
Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буенча районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та эшеннән китте. Ә Рөстәм Хисамиев район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп сайланды.
Ни кызганыч, районыбыз яшәешендәге тулы бер эпоха китте. Әмма тормыш дәвам итә. Яңа җитәкчебез җитәкчелегендә киләчәккә өмет белән карыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев