Автобуслар тикшерелде
Көн темасы

Автобуслар тикшерелде

Яңа уку елы башланыр алдыннан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан барлык мәктәп автобусларына тикшерү үткәрелде.

Аерым игътибар автобусларның техник халәтенә, "Глонасс -112" системасының төгәл эшләвенә, сигнал кнопкасының төзеклегенә, шулай ук тиешле документлар булуга бирелде. Һәр автобус фотога төшереп алынды. Бу хакта безгә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә.


Нет комментариев