Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз! Әтнә районы бүгенге көндә республика буенча алдынгы районнарның берсе. Һәм бу сезнең тырыш хезмәтегез.

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, игкнчеләребез  сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр. Хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үзегезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортыгызга бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев