«Болай ук булыр дип уйламаган идек»
“Таң” күмәк хуҗалыгының күптән түгел генә эшли башлаган яңа гаражы, дөрестән дә, искитәрлек.
Әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркы фермадагы терлекчелек мегакомплексы фонында, тавык янындагы чебеш сыман, бик бәләкәй вә йолкыш хәлдә күренә иде. Хәтта башка күмәк хуҗалыкларныкы янында хәйран күркәм тоелса да... Аны да яңартып куйганнар. Алай гынамы соң, заманның соңгы таләпләренә җавап бирә торган, иң мөһиме – анда эшләүчеләр өчен уңайлы, иркен, якты, комфортлы, җылы урын бу!
Элекке бинаны күрүчеләр белә – аерым ремонтлау бүлмәләре булса да, караңгы һәм салкын иде анда. Хәзерге белән чагыштырсак, күк белән җир аермасы! Ишектән керүгә мондагы чисталыкны күреп, үзеннән-үзең аяк киемнәрен сала башлыйсың; якты һәм җылы биредә. Тыштан элекке мастерской булса да, эчтән бөтенләй дә башкача күренә ул: тәрәзә-ишекләр яңачага алыштырылган, идән-түшәм, стена – барысы да яңартылган.
Бинаның икенче катына плиткәләр ябыштырып эшләнгән баскычтан менәсең. Биредә тагын бер шаккатасың: механизаторлар өчен ял бүлмәсе, шактый зур киенү-чишенү бүлмәләре, шунда ук белгечләр өчен аерым бүлмә, хәтта зур актлар залы, ә янәшәдә тагын бер зур, әлегә буш бүлмә урын алган. Өстәвенә, мондагы җиһазлар: урындык-өстәлләр һәм кирәкле оргтехниканың барысы да өр-яңа.
– Болай ук булыр дип уйламаган да идек, – ди шушы бүлмәләр белән таныштырып йөрүче «Таң» күмәк хуҗалыгының Хезмәтне саклау буенча инженеры Фирдүс Гыйниятуллин.
“Ә монда нәрсә?”, – дим тагын бер бүлмәгә ымлап. “Ә монысында – 2 душ һәм 2 бәдрәф бүлмәләре урнашты”, – дип кабат шаккатырдылар.
Менгән баскычтан аска төшүгә каршы яктагы ишектән эш зонасына атладык. Керүгә үк әлегә элекке типтагы слесарьлар бүлмәсе каршы алса да, шунда ук яңа токарь станогы урнашкан заманча бүлмә дә бар. Аннан соң тракторлар ремонты бүлмәсе һәм янәшәдә тимерче бүлмәсе урнашкан. Анысы да заманча, чиста, якты. Аннан чыгуга, янәшәдәге бүлмәдә газ җиһазлары, зур гидропневмоаккумуляторлар урнаштырганнар. Соңгыларын кайнар су багы дип аңларга кирәктер.
Шушы бинага аркылы итеп янәшәдә тагын берне төзегәннәр. “Аның размеры 30Х75 метр тәшкил итә”, – диделәр. Күп өлешенә машина-тракторлар саклауга куела. Әлеге, безнеңчә итеп әйтсәк, гараж белән склад мөдире, бүгенге көндә гараж мөдире вазифасын да башкаручы Риназ Шаһиев таныштырды. Шуңа игътибар иттем – барлык бүлмәләрдә, шул исәптән ремонт мастерскойларында да җәй аендагыча, күлмәктән калып эшләргә була. Әйтүләренчә, барысы да газ ягып җылытыла. Шушында ук җылылык пушкалары да бар, хәер алары кирәкми дә бугай.
Ә менә бу бинаның баш өлешендә 5 ишекле техника ремонтлау урыны оештырганнар.
Ишекләре – биек, аларны пульт белән идарә итеп ачарга була.
Әле болар, архитекторлар әйтмешли, соңгы вариант түгел икән. Төзелеш дәвам итә. Каршы якта бары комбайннар ремонты өчен генә мастерской булдырырга ниятлиләр. Ният булгач, тормышка ашыр инде ул. Гараж мөдире куана-куана булачак склад, техниканы юып-чистарту – “мойка” урыннары белән дә таныштырды. Аларны төзер өчен куелган казыкларына кадәр сугып куйганнар. Кыскасы, алары да өстәлсә, тагын бер гаҗәпләнәсе булыр әле, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев