Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Боз шәһәре калкып чыкты

Быел да Боз шәһәре ерактан ук үзенә дәшеп, күзләрне иркәләячәк. Һәрхәлдә, бу проектны тормышка ашыруны җитәкләүчеләр шулай дип ышандыралар. - Бик матур булачак. Аз гына үзгәлек кертергә дә уйлыйбыз. Район хал­кын үзенең матурлыгы белән боз сәхнә генә түгел, кар фигуралар да җәлеп итәчәк, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов....

Быел да Боз шәһәре ерактан ук үзенә дәшеп, күзләрне иркәләячәк.

Һәрхәлдә, бу проектны тормышка ашыруны җитәкләүчеләр шулай дип ышандыралар.
- Бик матур булачак. Аз гына үзгәлек кертергә дә уйлыйбыз. Район хал­кын үзенең матурлыгы белән боз сәхнә генә түгел, кар фигуралар да җәлеп итәчәк, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
Боз шәһәрен яңа төзе­лүче бассейн каршына урнаштырырга булганнар. Олы юлдан да әллә ни ерак түгел. Хәер, хикмәт - башкада: про­ект­ка караганда, бик матур булачак ул. Сәхнәне инде бастырганнар да дияргә була. Быел ул ялтырап тора: эшләүчеләр әйтмешли, монысының сәбәбе - әллә боздан, әллә кулдан... Сәхнәнең бер ягында кар өеме - балалар, теләгән олыларга да чана шуарга бер дигән текә тау булачак биредә. Элекке еллардан күзаллап беләбез: бала-чага аеруча ярата мондый шугалакны. Шулай булмый ни: хәзер кар элекке еллардагыча калын түгел, таулы калкулыклар да бик күренми. Ә монда исә куркынычсызлык таләпләрен күз алдында тотып ясаган, бер дигән шугалак төзелә. Өстәвенә якты, гирляндалар эленгән чыршы да янәшәдә. Тирә-яктан бәйрәм рухы бөркелә. Әлбәттә бала-чага өчен зур куаныч бу!
Чыршы дигәннән, анысы боз сәхнә белән олы юл арасына бастырылган. "Бизәгәч, киендергәч - бик матур булачак бу урман гүзәле", - диделәр.
Кар сыннарны да телгә алыйк. Боз блоклардан алар өчен постаментлар ясап куйганнар инде. Һәрберсендә берәр әкият герое сыны булачак.
Әлегә объектта эш гөрли. Һәр елдагыча боз блок­ларны сусаклагычта кисеп китерәләр. Блокларны берсе өстенә икенчесен өеп тезәләр, араларына сулы кар измәсе салына. Су шланглар аша килеп тора.
Кыскасы:
- Озакка сузмабыз, мө­гаен. Һәркем үз эшен бе­леп эшли, һәрберсе - тырыш. Быелгы Боз шә­һәрчеген дә район халкы һәм кунаклар бик яратырлар. Яңа 2018 елны биредә каршыларбыз, - дип озаттылар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев