Бу әле мәхшәрнең башы гына...
Көнүзәк мәсьәлә Бу әле мәхшәрнең башы гына... Безнең 197 хужалыклы Күшәр авылында почтальон юк. Авыл халкы тәмам гаҗиз булды. Нишләргә, кая, кемгэ барырга? Түрәләр кая карый? Почтальонның болай да аз булган хезмэт хакын тагын да кискәннәр. Яңа кеше эшкә кергәнче авыл халкы нишләргә тиеш, бүген аякта йөргән кеше километрлап юл...
Көнүзәк мәсьәлә
Бу әле мәхшәрнең башы гына...
Безнең 197 хужалыклы Күшәр авылында почтальон юк. Авыл халкы тәмам гаҗиз булды. Нишләргә, кая, кемгэ барырга? Түрәләр кая карый? Почтальонның болай да аз булган хезмэт хакын тагын да кискәннәр. Яңа кеше эшкә кергәнче авыл халкы нишләргә тиеш, бүген аякта йөргән кеше километрлап юл үтеп үзенең пенсия акчасын һәм газет-журналын алуга иреште. Ә эштә булган кешеләр, йөри алмаучылар, өлкән буын нишләргә тиеш?
Анда килеп утырган татарчалы-русчалы сөйләшкән хатынга мөрәжәгать иткәч, "Менә безнен почта России шундый инде",- ди.
4200 сумга кем кереп эшләсен ул эшкә,анда урам көтүчесе булу өстенә, газетаны машина кая китереп бирә шунда барып аласы,бохар ишәге кебек асынып өенә алып кайта, бүлеп өләшәсе бар тагын. Аның өстенә - пенсия акчасы. Машина килә дә, юлда почтальон кулына күпмедер меңнәр сум акча тапшыра, ә өенә кайтканда почтальонга ни булмас. Әле ул пенсия акчасын өй саен кереп өләшәсе бар, кергән кеше белэн ягымлы итеп сөйләшергә дә кирәк. Аннан ай уртасында утка, газга акча жыярга кирәк. 4200 өчен бу эшләр бик күп түгелме?
Монда уйланырлык сәбәпләр бар. Авыл халкы кайчанга кадәр бу газапка түзәр. "Кайтарыгыз Резедабызны", дип кая барып, ничек чан сугыйк. Рәсемдә бүгенге мәхшәрнең башы гына, үземә тиешле газет-журналларны чират торып, өлешчә алу бәхетенә ирештем. Эш сәгатенең күпмесе чиратта үтте.
Күшәр авылы халкы.
(Исемем редакция өчен генә)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев