Чүп җыю ни хәлдә?
Әтнәдә машина белән чүп җыеп йөрүчеләр – Алмаз һәм Илнур белән әңгәмә кордык.
Куандырдылар:
– Әтнәләр бу өлкәдә, әйтик Арчалар белән чагыштырганда, “культурныйрак”, – дип саный алар.
Шулай да, алар белән берлектә, нинди кимчелекләр булуны барладык. Иң начары – чүпне машина җыеп китүгә үк урамга чыгарып куялар. Үзегез дә аңлыйсыздыр – урам этләре, сукбай мәчеләр һәм кош-корт өчен азык бу. Шуннан “Урам буйлап чүп очып йөри, бер дә матур түгел бит”, – дип зарланулар башлана.
Тагын бер кимчелегебез – еш кына чүп-чарны урамга юка пакетлар белән чыгарып куялар. Безнең күз алдында гына югарыда телгә алган егетләр чүпне машинага төяргә теләп күтәргәннәр иде – пакет тишелеп, җиргә коелды. Бу бит – чүп җыючыларны гына түгел, үзебезне дә мыскыл итү. Өченчедән, чүпне капчык белән түгел, тачкада чыгаруларын күреп ис китте. Сәнәк-көрәкләр белән кем җыя дип уйлыйсыз аны? Ачыклап, үзегезне бөтен район буйлап чәчелгән-түгелгән чүпне җыярга мәҗбүр итсәләр ни дияр идегез икән? Шушы кимчелек белән бәйле тагын берсе бар. Арада, юк-юк дигәндә дә, әллә бәдрәф шакшысын, әллә “бөтен байлыгы” белән бергә подгузник чыгарып ыргытучылар да очрый. Бер дә бизәми бу мәдәниятле, бөек сәнгатьле Әтнә халкын.
Ә чүп-чарны элеккечә үк Олы Әтнәдә – атнага 2 тапкыр, район авылларында ике атнага 1 җыялар.
Сүз уңаеннан, газетабыз сайтында чүп-чар җыюга кагылышлы аноним сораштыру уздырыла. Сезнең тавыш бирүегез кайбер фикерләрне үзгәртергә мөмкин. Катнашыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев