Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле сәгатьтә, игенче!

Республиканың иң төньякта урнашкан Әтнә районында да чәчү эшләр башланды. 1 май көнне «Ленин» хуҗалыгы 30 гектар мәйданда солы чәчте.

- Бүген 265 гектарда бочак чәчә башладык. "Венец" сортлы, беренче репродукцияле орлык. Уңышы начар түгел. Биредә - гараж артында шуның 30 гектарын чәчәбез, - дип таныштырды хуҗалык агрономы Әнәс Хәйруллин.

Игътибар иткәнегез бардыр, игенчелек өлкәсендә "Ленин" һәрвакыт авангардта. Табигатьнең көйсезлеге аркасында язгы чәчү шактый соң башланса да, аның тиз арада тәмамлануына шигем юк.

- "СЗМ-400" яхшы агрегат, монда чәчүчеләр дә кирәкми. Трактор да уңышлы эшли, - ди тракторчы Рәмис Галләмов.

Агроном сүзләренә караганда, тагын бер шундый ук агрегатлары бар. Шушы көннәрдә аны да, "Амазон" чәчкечен дә эшкә җигәргә уйлыйлар. Әмма зур агрегатлар, әйтик, "Turbosem" басуга керә алмый әле. "Җир дымлы, таптап кына бетерәчәк", - ди белгеч. Ике-өч көннән алар да тулы көчкә эшкә керешәчәкләр. Ә ашлама кертеп тукландыруга килсәк, белгеч:

- "Томан" бик яхшы эшләде, - диде. Уҗымнарны тукландыруны да биредә беренчеләрдән булып тәмамладылар.

"Т-150" зур егәрлекле тракторы белән Рафаэль Нигъмәтуллин культиватор белән чәчүгә җир әзерли. Чәчкәннән соң, Ленар Сибагатуллин һәм Наил Гыйниятуллин "ДТ-75" тракторында каток белән тигезләп, тыгызлап чыгалар.

Басу башында күзгә ике "ГАЗ-53" машинасы чалынды. Алар янына да барып килдек. Берсе, Ринат Камалиев - орлык, икенчесе - Айдар Сәмигуллин ашлама чыгарып торалар. Чәчүче егетләр - Рафис Гыйниятуллин һәм Раил Сафиуллин орлыкны һәм ашламаны тиз арада машина арбасыннан чәчкечкә төяп торалар.

Кыскасы, эш яхшы оештырылган, игенчеләр берөзлексез хәрәкәттә. Агроном гына түгел, башка белгечләр дә биредә.

- Язның бер көне ел туйдыра, моны истә тотып эшләргә кирәк, - диләр алар.

Агроном Әнәс Хәйруллин һәм чәчүче тракторчы Рәмис Галләмов, һава торышы мөмкинлек бирсә, чәчүне тиз арада тәмамларбыз, диләр.

Ринат Камалиев һәм Айдар Сәмигуллин басуга орлык, ашлама чыгаралар.

Ленар Сибагатуллин һәм Наил Гыйниятуллин "ДТ-75" тракторында каток белән чәчкән җирне тыгызлап, тигезлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев