Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә бассейн ачыла

Татарстанда берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла

    Татарстанда 8 августта берьюлы сигез ябык йөзү бассейны ачыла. 

     Бассейннар республиканың Апас (“Дельфин”), Әтнә (“Дулкын”), Югары Ослан (“Жемчужина”), Түбән Кама (“Аквамарин”), Питрәч (“Сула”), Мамадыш (“Лагуна”), Тукай (“Акчарлак”) һәм Теләче (“Дулкын”) районнарында ачыла. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Мамадыштагы бассейн ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бассейннар берүк вакытта берьюлы сигез районда ачыла һәм алар арасында видеокүпер оештырылачак.

   Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында йөзүнең халыкның сәламәтлеген саклаудагы әһәмияте, бассейннардагы ташламалар һәм суда батучыларның санын ничек киметергә мөмкин булачагы хакында сөйләде.

Бу бассейннарны төзү сәбәпләре шулар – беренчедән, халкыбызны физкультура, спортка күбрәк тартырга кирәк. Йөзү – популяр спорт төрләренең берсе, ул халыкның сәламәтлеген ныгыту.

Бассейннар булдыруның икенче сәбәбе – балаларны мәктәп яшеннән башлап йөзәргә өйрәтү. Безнең фән министрлыгы белән берлектә программабыз бар, балаларны икенче класстан, бигрәк тә өченче-дүртенче класслардан йөзәргә өйрәтү. Кама физкультура академиясе белән йөзү төрләренә балаларны тирәнтен өйрәтү буенча физкультура укытучыларын, тренерларны өстәмә укыту, өйрәтү буенча көзлектә, сентябрь аенда программа башлап җибәрәбез. Аларны хөкүмәт исәбенә укытып, аннары белгечләр районнарга кайтып, шушы яңа бассейннарда балаларны йөзүгә өйрәтә.

Быел 60 тан артык кеше суга батып үлде. Алар арасында яшь балалар да бар. 5 бала. Алар, минем уйлавымча, тиешенчә йөзә дә белмәгәндер. Шуңа күрә, безнең өче беренче чиратта балаларны йөзәргә өйрәтү. Алар төрле лагерьларга, үзләре генә су коенырга барганда, әти-әниләрсез булганда, суда үзләрен нык тоту өчен бу безгә бик кирәк. Чөнки, борчылдыра. Сугыш вакыты түгел, 60 сау-сәламәт кешене югалттык. Анда төрле сәбәпләр бар, исерек хәлдә суга керү, тиеш булмаган җирдә су коену, ләкин мин алар әйбәт йөзә дә белмәгәндер дип уйлыйм.

Республикабызда бу бассейннарны төзегәч, безнең спорт мәктәпләрендә бүлекләр ачып, зур спортка да әзерләрбез дип ышанам. Бүген республика, Европа, дөнья күләмендә танылган Александр Красных дигән егетләребез, Казанда түгел, әйтик, Бөгелмә шәһәреннән үсеп чыкты. Кечкенә генә районнарда, авылларда да су тубы командаларын төзербез, йөзүгә өйрәтербез дигән өметтә калам.

Беренче шарт, әйткәнемчә, кешенең сәламәтлеген ныгыту. Аның буенча үзебезнең планнарыбыз бар. Әйтик, безнең балаларыбыз төшкә кадәр укый, ул вакытта инде ясле балаларын алып килеп өйрәтергә була. Аннан соң пенсионерлар килә. Районнар белән аларга ниндидер ташламалар булдыру турында фикерләштек. Бүген республика күләмендә уртача абонемент бер айга 2 мең сум тирәсе. Күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре булмаганнарга ташламалар билгеләргә дигән фикергә килдек. Бу бассейннар буш тормасын, төрле катлам халыклары йөри алсын.

Районнардагы йөзү бассейннары олылар өчен зур һәм балалар өчен кечерәк аерым ванналардан тора. Биредә бар кеше дә, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да йөзү белән шөгыльләнә алачак. 

- Сез ташламалар була, дип әйттегез.  Алар күпме күләмдә, бушлай йөрү мөмкинлеге бармы?

- Без районнар алдында бурыч куябыз - бу бассейннар һәрвакыт тулы булырга тиеш. Кайбер районнарда, “мертвое время” дип әйтергә яраталар – кешегә йөрергә уңайлы булмаган вакыт. Бу инде районнарның тиешле дәрәҗәдә эшне оештыруыннан тора. Иртә баштан мәктәптә укый яки эштә эшли торган кеше килә алмый икән, алар кич алтыдан соң килә. Ә көндезге вакытта мәктәптәге өченче дәрес итеп, физкультура дәресе итеп кертергә була.

Аннары Казанны мин үрнәк итеп күрсәтә алам, анда пенсионерларга ташлама биргәч, иртәнге вакытта рәхәтләнеп киләләр, рәхәтләнеп суда йөзәләр. Ташламалар булырга тиеш. Моны һәр район үзенең мөмкинлегеннән чыгып ясарга бурычлы. Бу түләүләр ни өчен? Бассейннарын тәэмин итәргә дә, тренерларга түләргә дз кирәк, бу шуннан чыгып эшләнә. Бүген концертка барсак та түлибез, театрга барсак та түлибез, бушка булу ул дөрес түгел. Күп балалы гаиләләр, аз керемле гаиләләр бар безнең, пенсионерлар, һәм инде район өчен күп хезмәте кергән кешеләр, танылган спортчылар. Аларга ниндидер ташламалар булырга тиеш һәм моны районнар бүген бик теләп ясыйлар да. Ул район өчен кирәк. Безнең максат акча җыю түгел, теләк – мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итәргә. Монда инде халыкның түләү мөмкинлеген карарга кирәк. Шәһәренә, районына карап ул бер төрле бәя булырга мөмкин, ә кечкенәрәк районнарда ул халык күтәрә ала торган булырга тиеш.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169218/

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//sport/y-z-i-populyar-sport-t-re-bulyr-dip-yshanam/

Фотода - Әтнәнең "Дулкын" бассейны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев