"Кирәкме бу акча җыю?" – ә сез ни дисез...
Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында гражданнардан үзара салым җыю турында күп кенә фикерләр ишетелә. Баштарак бик шикләнеп карасак та, соңгы елларда бу чарага карата фикере үзгәрде халыкның.
Тарихта 81 ел элек инде авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар“га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре, моны һәркайсыбыз яхшы белә, нинди генә эшкә тотынмасыннар, финанс кытлыгына килеп төртелә. Эшләрне башкару өчен бюджет акчалары гына җитми. Шунлыктан авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләрнең иге-чиге булмады. Дәүләтнең яңа законы авылларның киләчәген кайгырта да инде.
Әлбәттә, үзара салым җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен дә авылларда референдум уздырылачак. Референдум ул – үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Референдумның асылында нәрсә ята?
Монысын инде хәзер яхшы аңлыйбыз: референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, җирле үзидарә Советына, башкарма комитетына бу акчаларны җыярга рөхсәт бирелә, менә шул халыктан җыелган акчага өстәп, дәүләт дүрт өлеш субсидия дә бирәчәк. Оеша башлаган вакытта монысына бик ышанмасак та, дәүләт ярдәмен инде тоябыз. Чөнки районыбыз авылларында бу акча зиратларны, юлларны, су трассаларын, күперләрне яңарту, коеларны рәтләү, чишмәләрне төзекләндерү кебек күп кенә эшләр өчен тотыла.
Референдумны хәзер бәйрәм кебек көтеп алучылар да күбәйде. Сайлауны хәтерләткән бу чарага иртә таңнан барып, алдан билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә “риза” яисә “каршы” дип тавыш биреп кайтучылар районыбыз авылларында бигрәк тә күп. “Аның нәрсәсен сузасың инде, барыбер барабыз бит”, диләр алар.
Менә агымдагы елның 18 ноябрендә дә республикабызда, шул исәптән Әтнә районында да референдум үтәчәк. Фикерләребез нинди безнең, барабызмы без бу чарага, нәрсә дип тавыш бирергә җыенабыз, һәркемнең үз уе, яшерен дә булырга мөмкин. Тик авыл халкы бу чарага мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерә хәзер. Берничә райондашыбыз белән аралашып карау әнә шуны күрсәтә.
Сәвия Баязитова, Зилин урамында яши, Олы Әтнә авылы:
– Баштарак шикләнгән идек, сүзләрендә тормаслар, акча җыю чарасы гынадыр дип уйладык. Тик эшли башлагач, бик күңелебез булды. Үзебезнең урамыбыздан да үтә торган түгел иде, төзекләндерделәр. Зиратлар, коелар, чишмәләр эшләнә, барысы күз алдында бара бит, шатланып бетеп булмый. Референдум узсын, мин тиешле акчаны бирергә каршы түгел, бик бирәбез инде аны, дәүләт үз өлешен биреп, биргән акчаны файдалы эшләргә генә тотсыннар– минем теләгем шул. Күп еллар кибеттә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Ул еллар белән чагыштырганда авыллар яңара, шуңа сөенәм.
Фирдания Нуриязданова, Чишмәле Сап авылы:
– Үзара салым акчасын җыюны хуплыйм. Референдумга да барам. Чөнки үзебезнең авылда да байтак эшләр эшләнә. Су башнясын да карыйлар, урамнарга таш җәелә, бу бик кирәкле эш дип саныйм. Мин озак еллар сыер савучы булып эшләдем. Җыелган акчаның файдасы авылларны яшәтүгә тотылгач, күңел була.
Гөлфия Каюмова, ике бала анасы, Кызыл Утар авылы:
– Кирәкле чара дип саныйм. Күзалдында авыллар яңара. Зиратларның коймаларын тоттылар, урамнарга таш салына, юлларыбыз йөрерлек. Бу чара берничек тә кирәксез була алмый. Әле бала белән декретта утырам, бик авыл халкы белән аралаша алмыйм, әмма алар да бу чараны хуплыйдыр дип беләм.
Бик теләп байтак кеше белән аралашсам да каршы фикер әйтүчене таба алмадым. Барыбыз да бер төрле фикер йөртәдер дип саныйм. Дөрес, референдумда “риза” дип тавыш биреп кайтсаң да, бирә башлагач, акчаны чыгарып бирү җиңел түгел, кеше саен тапшыра башлагач, ишле гаиләгә байтак җыела. Ә акчаны күп итеп бирмиләр, уртача алган хезмәт хаклары бик зурдан күрсәтелсә дә, авыл шул ун мең сум белән яши.
Акчаны тапшырып, менә шул акчаларга башкарылган эшләрне барлый башлагач, күңел була. Мин Олы Әтнә авыл җирлегендә башкарылган эшләргә сөенәм, Чәбе тыкрыгына дамба күтәртеп таш җәю генә ни тора, чишмәләр рәтләнде, зиратлар караулы, авыл урамнарына таш салынды.
“Акрынлап алдагы референдумда каралган эшләнәсе эшләрне төгәлләп киләбез, 7 коены карыйсы гына калып бара. Анысына җирләрнең туңуы кирәк диләр кое рәтләүчеләр. Җирлеккә кергән бар авылларда да байтак эшләр башкарылды”, – ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.
Аллага шөкер, бу бар авыл җирлекләрендә дә шулай. Бу атнада, 18 ноябрьдә барып тавыш бирәчәкбез референдумда, менә аннан соң җыйналган акчаларга да күпме эшләр планлаштырыла. Болар барысы да авылларыбызның, безнең киләчәгебезне күздә тота. Игелеген дә үзебезгә күрергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев