Республика газетасы Әтнә турында яза
"Китереп биргәч, урлап торасы юк" Фәнни телгә Казан арты дип кергән бу төбәкне халык үзенчә "ак як" дип атый. Без, журналистлар исә Әтнәне колхозлы килеш калган ике төбәкнең берсе буларак беләбез. Менә шундый үзенчәлекле район белән 27 елдан бирле җитәкчелек итүче Габделәхәт Гыйлемхан улы ХӘКИМОВка сорауларның да үзләренә хас булганнарын...
"Китереп биргәч, урлап торасы юк"
Фәнни телгә Казан арты дип кергән бу төбәкне халык үзенчә "ак як" дип атый. Без, журналистлар исә Әтнәне колхозлы килеш калган ике төбәкнең берсе буларак беләбез. Менә шундый үзенчәлекле район белән 27 елдан бирле җитәкчелек итүче Габделәхәт Гыйлемхан улы ХӘКИМОВка сорауларның да үзләренә хас булганнарын гына бирергә тырыштык.
- Габделәхәт әфәнде, Әтнә белән Балтачка бүген күпләр ерак үткәндә калган колхоз тормышы белән яшәп ятучы бәхетлеләр дип сокланып, күпмедер дәрәҗәдә көнләшеп тә карый.
- Моны без үзебез дә тоеп яшибез. Рәсми кәгазьләрдә колхоз дип аталмасалар да, чынлыкта без электән килгән яшәү рәвешен капыл гына үзгәртмәдек. Күреп торабыз бит: инвесторлар кочагына җиңел генә күчеп куйган хуҗалыклар күтәрәмгә калды яки бөтенләй юкка чыкты. Мин элек тә әйтә идем, бүген дә кабатлап әйтә алам: инвестор бер генә нәрсәне дә болай гына, халыкка уңай булсын дип эшләми. Бу аңлашыла да - акчаны бит ул түли, димәк, ул иң беренче чиратта үз мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Ияләнгән, җайлашкан тулы бер системаны җимереп атканчы, алдагысын уйламыйча ярыймыни! Заманында көчләп, ирексезләп диярлек күмәк хуҗалыкка керткәндә, бер талаганнар крестьянның җанын, инде шөкер итеп яшәп ятканда, тагын шундый ук тетрәнү кичерергә мәҗбүр иттек без аларны. Күптән түгел генә инвестор күтәрәмгә калдырган бер авылның фермасында булырга туры килгән иде. Авыл халкы, күз яше аралаш, фермада ашарга сорап үкергән малларны жәлләп сөйләде. Төннәрен йоклый алмыйбыз бу үзәк өзгеч тавышка, диләр. Аның бит икътисадый ягыннан бигрәк күңел ягы да бар. Кешене моннан да яманрак нинди чара белән авылдан биздереп була тагын?! Ул яктан безнең авыллар башкалар бик авыр кичергән җимерелүне күрми калды.
- Хәтерләсәгез, колхозларны бит без уртак мал булганы өчен, кеше хосусый милек аша гына яхшы эшләргә сәләтле дигән сылтау белән бетерергә тотынган идек. Сезнең райондагы электән калган андый хуҗалыклар халыкка яңача эшләргә, яңача яшәргә комачаулык итмиме соң? Колхоз - диңгез, без - пароход, дип уртак малдан төрлечә файдаланучылар хәзер дә бармы?
- Урлашалармы, дип сорыйсыгыз килә инде Сезнең. Юк, чөнки без аларга бар кирәкләрен үзебез китереп бирәбез. Шуңа да бездә халык малны күп асрый. Әле тагын да күбрәк асрарлыгы бар. Үзе өчен эшләү шул инде ул. Аны зур акчага кызыктырып фермер итәргә тырышуны да аңлап бетермим мин. Тора-бара ул моңа үзе ирешергә тиеш. Ит-сөт бәясе белән уйнап тормасалар, берәүне дә терлек асра инде дип үгетлисе булмас иде. Эш урыны булган кешегә шәhәрдәге кебек хезмәт хакы түләсәң, нишләп чыгып китсен ди ул авылыннан. Безнең хуҗалыклар төзегән заманча фермаларда эшләүчеләр дә акчаны начар алмый - барып карый аласыз. Ул мегафермаларны да инвестор акчасына төземибез, үзләре эшләп тапканга.
- Әтнә районының бер үзе генә дә Татарстанның җиде-сигез районы кадәр сөт сатуын ничек аңлатып була?
- Әйе, без Россиянең Новгород, Волгоград өлкәсе ише төбәкләреннән ике тапкыр күбрәк сөт сатабыз. Чөнки шул сөт кенә безгә акча китерә, яшәтә. Бу бит әле халык җитештергәнен санамыйча. Ләкин хөкүмәттәгеләргә коры сөт болгатып мәтәштерүчеләр белән эшләү, күрәсең, җиңелрәктер. Чын сөт, чын ит ашыйм дисәң, хәрәмләшмәскә генә кирәк. Бернинди импортның да кирәге калмый.
- Габделәхәт әфәнде, белүемчә, яхшы гына эшләп ятучы хуҗалыкларның байлыгын җиңел генә кулга төшерү белән шөгыльләнүче махсус оешмалар бүген дә бар. Сезгә дә тәкъдим ясамыйлармы?
- Казанга якын булганлыктан, алар безне баштан ук - 1990 елларда ук кымтырыклый башлаганнар иде. Юмалап барып чыкмаслыгын белгәч, куркытып та карадылар, шантажлап та. Мин аларны районга якын китермәдем. Халыкның акылын аракы белән томаларга маташуларына да юл куймадым.
- Каты куллы, усал дигән яманатыгыз, бәлки шуннан соң таралгандыр?
- Теләсә нәрсә дип әйтсеннәр, әмма мин жуликларга юл бирү ягында түгел. Мин шулай ук эш күрсәтмәгән килеш матур яшәргә ашыгучы хуҗалык җитәкчеләренә дә каты торам. Син башта кемлегеңне эш белән расла, халкыңның абруен казан. Безне шулай тәрбияләделәр.
Миңназыйм Сәфәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев