Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлау участокларына рәхим итегез!

Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2812 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 48е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия...

Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2812 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 48е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия илчелекләре һәм консуллыкларында ачылды.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Сайлау барышы белән "Татар-информ" сайтында танышып була. Онлайн-трансляция алып барыла. Редакция журналистлары бүген Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәгендә эшли, алар оператив мәгълүмат җиткереп барачак.

(Казан, 18 март, "Татар-информ").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев