Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде

16 гыйнварда 1818 нче елда

бөек галим  Шиһабетдин Мәрҗани дөньяга килә. 

 Әлеге  истәлекле дата уңаеннан бүген районыбызның Комыргуҗа урта мәктәбендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда 7-11 сыйныф укучыларына галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган  презентация күрсәтелде. 

- Укучыларның Ш.Мәрҗани  турында белемнәрен  кызыклы викторина  сорауларына җавап биреп тикшердек,- ди музей директоры Зилә Зинннәтуллина. 

Музейда бүгенге көндә барлыгы 421 экспонат бар. Агымдагы елда мәктәптә урнашкан бу музейның ачылуына 2 октябрьда 20 ел була.

З.Зиннәтуллина фотолары 

       Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (شهاب الدين المرجانی, Şihabaddin Mərcani; 16 гыйнвар 1818ЯпанчыКазан өязеКазан губернасыРусия империясе – 18 апрель 1889КазанКазан өязеКазан губернасыРусия империясе) — мәшһүр татар мәгърифәтчесефәлсәфәчетарихчысыдин галиме, педагогархеологэтнограф, көнчыгыш халыклар белгече дип яза Википедия https://tt.wikipedia.org/wiki/Шиһабетдин_Мәрҗани

 Япанчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары турында галимнәр арасында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Бабасы Сөбхан Мәрҗән авылына нигез салучы кеше була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала. 

 Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат була. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинны Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә белем ала башлый.

Ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта да. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир Араб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, башта Ташкичүдә, аннары Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани Василий РадловАлександр Казем-БекИосиф Готвальд, Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны урысчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәпфарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

“Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була.

Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. 

Чыганак:  https://tt.wikipedia.org/wiki/Шиһабетдин_Мәрҗани

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев