Сәламәт буласың килсә – тырыш
Бүгенге көн таләпләре сәламәт яшәү рәвеше алып баруны алга сөрә. Ашаган ризыгыбыз - тоташ химия, сулаган һавабыз - җитештерү калдыклары белән пычранган. Эчкән суда - нитрат. Әнә шундый тормыш шартларына тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрне дә китереп кушсаң - чыдаган организмга рәхмәт. Авыл җирендә яшибез, табигый продуктлар...
Бүгенге көн таләпләре сәламәт яшәү рәвеше алып баруны алга сөрә. Ашаган ризыгыбыз - тоташ химия, сулаган һавабыз - җитештерү калдыклары белән пычранган. Эчкән суда - нитрат.
Әнә шундый тормыш шартларына тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрне дә китереп кушсаң - чыдаган организмга рәхмәт. Авыл җирендә яшибез, табигый продуктлар ашыйбыз - ите дә, бәрәңгесе дә үзебезнен бакчада үскән, диярсез сез. Тик менә без яратып ашаган бәрәңге дә дөрес итеп кулланмаганда организмга зыян китерә ала икән.
Район хастаханәсенең конференция залында шәфкать туташлары катнашында узган киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Киңәшмәдә кеше сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт куйган танылган табиблар катнашып, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Чараны республика сәламәтлекне саклау министрлыгының баш шәфкать туташлары советы каршында халыкка беренчел медико-профилактик ярдәм күрсәтү комитеты рәисе, республика клиник хастаханәсе фельдшеры Фәйрүзә Иделбаева алып барды. Анда шулай ук гигиеник тәрбия табибы Ольга Неделько һәм югары категорияле табиб-эндокринолог, фәннәр кандидаты Татьяна Никишова катнашып, чыгыш ясады. Казан табибларын районыбызда үлем күп булу белән бәйле проблема бик гаҗәпсендерде. Моннан дистә еллап, әле иске хастаханә булган заманнарда биредә булып киткән Ольга ханым Әтнәдә булган үзгәрешләргә соклануын әйтте. - Сездә чисталык, юллар асфальтланган, яңа биналар калкып чыккан. Хастаханә яңартылган, уңайлыклар бар - эшләргә дә эшләргә. Тик менә үлем белән бәйле саннар гына күңелдә борчу тудыра, - диде ул.
- Республика буенча үлем-китем белән бәйле саннарга күз салсак - беренче урында - Чирмешән районы, икенче урында - Әтнә. Югыйсә, биредә һава чиста, саф, зур җитештерү обьектлары да юк. Сәбәбе нидә? Бәлки бу профилактика эшенең начар оештырылуы белән бәйледер. Кешеләр белән аралашыгыз, аңлатыгыз. Кече медицина хезмәткәрләре атнага дүрт сәгать вакытны халык белән профилактик эш алып баруга багышларга тиеш. Шуның өчен "Сәламәтлек мәктәпләре" эшләп килә. Авыруларның ничек килеп чыгуын, беренчел билгеләре нинди булуы турында сөйләшү кирәк. Кеше үзен контрольдә тота һәм үз-үзенә ярдәм итә белергә тиеш. Бик күпләр кан басымын да үлчи белми. Өйрәтергә кирәк. Без, үз чиратыбызда бу эштә ярдәмгә килүче китапчыклар, флаерлар булдырдык. Аларны халыкка тарату кирәк. Тиешле дәрәҗәдә оештырылган сәламәтлек мәктәпләре авыруларны вакытында ачыклауга, бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешүгә этәргеч.
- Үлем очракларының иң күбе онкология белән бәйле. Бу уңайдан, бер мисал китерәсем килә, - дип кушылды коллегасына Татьяна Никишова. Япония табиблары тарафыннан уздырылган тикшерүләр без яратып ашаган бәрәңгенең дә әшәке авыру китереп чыгаруда зур роль уйнавын раслаган. Икенче икмәкне яратучылар арасында юан эчәк рагы авыруы килеп чыгу ун, хәтта егерме тапкырга зуррак. Бәрәңге - шул ук шикәр. Глюкометр белән тикшереп карагыз, бәрәңге ашауга - канда шикәр күләме арта. Һәм ярты сәгать шулай тора. Ә бу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа да табиблар, аны ашаганнан соң һәм гомумән, яшелчәләрне көндәлек рационга кертүне гадәт итәргә киңәш итә. Кәбестә, петрушка, алма, кишер - әнә шундыйлардан. Яшегезгә карамастан, дөрес туклану кагыйдәләре турында онытмагыз. Атнага бер ач тору да бик файдалы. Бу - организмга җыелган токсиннардан котылу юлы. Шул хакта үзегез дә онытмагыз, пациентларыгызга да җиткерегез. Сәламәт булу - зур тырышлык таләп итә. Саклыйк үзебезне, - диде ул. Шунда ук күпләргә янаган симерү куркынычы турында аңлатып китте, балалар арасында әлеге авыруның соңгы елларда күпләп таралуына басым ясады. Киңәшләрен бирде.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев