Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Таң" уракка төште

Бу минутларда районыбызның "Таң" хуҗалыгы игенчеләре Аллаһыга тапшырып, үз тырышлыкларына таянып, уракны башлап җибәрделәр.

Иске Җогып авылы янәшәсендәге басуда ике комбайн арыш ура башлады.  Техника белән тәҗрибәле комбайнчылар Хәйдәр Хөснетдинов, Илгиз Әкбәров идарә итә. 

Суктырган ашлыкны шоферлар Һадиев Радик, Насыйбуллин Марс ташып тора.

- Аллага тапшырып, төштән соң башлап карадык. Башта басуның юл буйларын алабыз.  Әлегә ике комбайн эшли, өченчесе чыгарга тора. Без җиңсәләр алып кайткан идек. Узган ел да шулай эшләп карадык. Быел да шулай эшләп карыйбыз.  Арышны сыттырып, 100 тонна сыйдырышлы җиңсәгә тутырабыз. Моның өчен ашлыкның 30 процент дымлы булуы кирәк.  Бер пакетлы җиңсәгә якынча 100 тонна чамасы арыш издереп салабыз. Болай саклаганда ул файдалы үзлекләрен саклап кына калмый, тагын да байый. Симертү терлекләренә дә бик әйбәт...- дип таныштыра озак еллар эшләүче агроном Шакирҗан Халиков. 

Эшләүчеләрнең бер өлеше басуда булса, икенчеләре  ферма янында. "Барысы да бу эштә сыналганнар",- диделәр.

Кәефләре күтәренке. "Уракка көне булсын да, техникалар чыдасын",- диләр. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев